Фәтхлислам Галәветдиновның тууына — 100 ел.
Билгеле шәхесләр хакында истәлекләр яки юбилей мәкаләсе язар булсаң, минемчә, коры мактау сүзләре тезмәскә, иң элек аңа хөрмәтең, яки аның белән аралашуың хакында бәян итәргә тиешсең. Шулвакыт язмаларыңа җан керә, аны укуы кызыклы, шәхеснең дә кешелек сыйфатлары ачыла.
Бу мәкаләне Галәветдинов миннән ничек драматург ясады, дип атарга мөмкин. Ул болай булды.
Тәүге драмамны мин, Себер якларыннан кайтып, Сибайда төпләнгәч, урындагы театрның спектакльләренә йөри башлагач, 1977 елда яздым.
Ул чорда яңа гына “Әлфия” повестем “Агыйдел” журналында (1976 ел) басылып, миңа “язучы” исем-шәрифләре ябыша башлаган иде. Ничектер Сибай театрының баш режиссеры Фәтхлислам агай Галәветдинов белән таныштык. Ул куярдай пьесалар юклыгына, гомумән, драматургиягә яшь язучыларның килмәвенә зарланып торды һәм мине драма язарга, хәтта шул ук “Әлфия” повестемны сәхнә әсәренә әйләндерергә үгетли башлады. Төрле урында барган вакыйгалардан торган повестьны ничек итеп пьесага әйләндерергә кирәклеген мин берничек тә күз алдына китерә алмадым, әмма күңелдә пьеса язып карау теләге туды. Һәм, күп уйлап тормыйча, “Чәчәкләр бүләк итегез” дигән драма язып, өч артистка укытып, алардан мактау сүзе ишеткәч, Фәтхлислам агайга китереп тоттырдым. Әмма режиссерның сүзләре өстемә бозлы су сипкәндәй тәэсир итте: “Пьесаң бик сыек, сәхнә кануннарын белми язылган, куярлык түгел...” Шуннан Фәтхлислам агай пьеса ничек булырга тиешлеген аңлатырга тотынды. Ләкин аның сүзләре аклану өчен генә әйтелгән кебек тоелды.
Моңа кадәр дә “драматургиягә үтеп керү бик авыр, анда яңа исемнәрне кертергә теләмиләр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Фәтхлислам агайның сүзләреннән соң шул фикернең дөреслегенә ышандым. Чынлап та, пьесаны укыган артистлар, әсәр шәп язылган, дип тора, ә Галәветдинов, куярлык түгел, ди. Минем ачуым килде һәм башкача пьеса язмаска, Сибай театрына йөрмәскә булдым.
Тәүге пьесам әле дә минем өстәлемдә саклана. Аны бүген укыган чакта йөземә кызыллык йөгерә. Әгәр бүген берәрсе миңа шушындый пьеса тотып килсә: “Энем, пьеса язып җәфаланма, синнән беркайчан да драматург чыкмас”, — дип әйтер идем. Фәтхлислам агай миңа йомшак дәшкән әле. Күрәсең, пьеса язарга булган теләгемне үтерергә теләмәгән, миңа киләчәктә өмет баглаган. Ә мин, юкка үпкәләп, театр әһелләре хакындагы “алар яңа драматургларга юл бирми” дигән фикерне куәтләп, Сибай театрының спектакльләренә бармый йөргәнмен... Әмма Фәтхлислам агай очраган саен һаман да:
— Наил, кайчан безгә пьеса китерәсең? “Агыйдел”дә чыккан яңа повестең бик кызык кына. Аңардан пьеса ясап булыр иде, — дип күңелдә өмет уятып куя. Әлбәттә, аңа:
— Минем бит бер пьесам бар, нигә шуны куймыйсыз? — дип җавап бирәсе килә килүен, әмма нәрсәдер телне тота.
Бу вакытта таныш артистларымның сәхнәдә ничек уйнаганын күрер өчен мин янә Сибай театрының спектакльләренә йөри башладым һәм 1980 елда тагын бер пьеса язып ташладым. Монысы комедия иде. Шәп килеп чыкты кебек. Укыйм да, вакыйгаларны сәхнәдә күз алдына китереп, эч катканчы көләм. Монысын инде куймый калмаслар! Тиздән комедияне машинкада бастырып, таныш артистларга укырга бирәм. Алар мактый, минем талант өчен тостлар күтәрәбез. Иртәгәсен мин зур куаныч белән пьесаны Фәтхлислам агайга илтеп бирдем. Бер көн, бер төн зул хыяллар дулкынында үтеп китте. Ниһаять, таң атты, мин Фәтхлислам агайның каршысына килеп бастым.
— Наил, пьеса бик сыек. Сәхнә кануннарын белми язылган, куярлык түгел...
Һәм Галәветдинов пьесага булган таләпләрне санарга тотынды, ләкин мин аларны аңлар хәлдә түгел идем.
Шул минуттагы хәлемне белсәгез иде. Мин — СССР Язучылар берлеге әгъзасы, икенче китабым чыгарга йөри, ике повестем “Агыйдел” журналында басылды, бөтен урында минем хакта “өметле язучы” дип сөйлиләр. Ә Галәветдинов, син яза белмисең, пьесаң начар, дип тора. Иң мөһиме — артистлар бердәм мактаган пьесаны бетерә! Юк, бу тиккә түгел! Галәветдинов — сәхнәгә яшь драматургларны үткәрергә теләмәүчеләрнең берсе! Болар күмәкләп башкорт драматургиясен киләчәктән мәхрүм итәргә, аны үтерергә тели!.. Шулай уйладым. Ә хәзер...
Бу комедиям дә өстәлемдә саклана. Аның хакында хәзер Фәтхлислам агайның сүзләре белән генә әйтә алам: “Сыек пьеса. Сәхнә кануннарын белми язылган. Куярлык түгел...”
1983 елның май аенда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып йөргән чакта үз гомеремдә өченче пьесамны язарга утырдым. Көне-төне тырышам, ашыгам. Май башында тотынган пьесамны ай урталарында тәмамлап та куйдым. Тиз генә машинкада басып, әсәремне дусларыма тоттырдым. Бу юлы инде үземдә, шәп пьеса яздым, дигән ныклы ышану юк иде. Укуны тәмамлап, туган шәһәремә кайтырыма бер ай гына калса да, түземлегем җитмәде: пьесаны почта аша Сибайга Фәтхлислам Галәветдиновка җибәрдем. Әйдә, укый торсын, бәлки, мин кайтуга куеп ташларлар. Хатымда Мәскәүдәге адресымны күрсәттем. Күңелдә кечкенә генә өмет бар: бәлки, Ф. Галәветдиновка пьеса охшар һәм ул, минем кайтуымны көтеп тормыйча, хат язып җибәрер.
Әмма Сибайдан хат та, хәбәр дә булмады...
Ниһаять, өзелеп көткән бер ай үтеп китте, Мәскәүдәге укулар бетте, мин Сибайга килеп төштем. Кайтуның иртәгәсенә үк театрга йөгердем: Фәтхлислам агай ни дияр?
Менә очрашабыз, саулык сорашабыз. Фәтхлислам агай Мәскәү хакында сораша, укуларны ничек тәмамлавым белән кызыксына, ә пьеса турында ләм-мим, күңелдә шом туа. Әгәр әсәр шәп икән, ул бит, саулык та сорашып тормыйча, мине кочаклап алырга тиеш: “Без күптән шушындый пьеса эзли идек! Наил, син молодец!”
Сөйләшеп утыруыбызга ярты сәгать үтә. Инде Сибай, Уфа, Мәскәү яңалыкларын тикшереп беттек. Минем күңел төшә. Димәк, пьеса хөрт!.. Менә җаен табып, Мәскәүдән җибәргән пьесамны Фәтхлислам агайның исенә төшерәм.
— Ә-ә, әйе, алдым, — ди Фәтхлислам агай тыныч кына. — Пьеса бар.
Минем йөрәк дөпелдәп тибәргә тотына. “Пьеса бар?” Бу — “әйбәт” дигән сүзме?
— Әмма шушы көе куярлык түгел.
Йөрәк идәнгә төшеп ярылгандай булды. Бетте! Янә — “куярлыҡ түгел!” Миндә драматургның үлүе шушы микәнни?!
— Минем берничә замечанием бар. Төзәтергә кирәк.
Шулай диде дә Фәтхлислам агай, замечаниеләрне әйтә башлады. Мин аларның барысын да кәгазьгә язып алдым да хушлашып кайтып киттем.
Кәеф челпәрәмә килгән иде. Шушы пьесам белән театр, ниһаять, мине якты йөз белән каршы алыр, дип өметләнгән идем. Ә алар янә — “төзәтергә кирәк”. Күпме төзәтергә була?!
Кайтып керү белән пьесаны өстәл тартмасына ыргыттым. Фәкать ярты ел үткәч кенә өстәл тартмасыннан “Койма яңгырда” пьесасын тартып чыгардым, җәй көне Фәтхлислам агай әйткән замечаниеләрне киредән укып чыктым һәм... шаккаттым! Ул замечаниеләр шулкадәр кечкенә, гади! Аларны төзәтү өчен ярты көн генә утырырга кирәк бит! Күрәсең, җәй көне мин, эмоциягә нык бирелеп, шуны сизмәгәнмен.
Бер көн эчендә пьесаны төзәтеп чыгып, эшемнән Учалыга командировка алдым. Биш көн буена шушы шәһәрнең кунакханәсенә бикләнеп, пьесамны машинкада бастым, төзәттем. Сибайга кайту белән, янә пьесаны тотып Фәтхлислам агайга килдем. Ул әсәрне ике көн укыды, өченче көнне үзе шалтыратты:
— Наил, пьесаң ошады. Куябыз. Уфадан рөхсәт кәгазе алып кил.
Күк йөзе уртага ярылдымыни! Минем башым әйләнеп китте. Ни сөйли ул? Ни ишетәм? Чынлап та, пьесам куелырмы икән?
Уфадан рөхсәт кәгазе алып кайтуыма күп тә үтмәде, 1984 елның февраль азакларында минем тәүге пьесама Сибай башкорт драма театрында репетицияләр башланды. Баштан сөйләшкәнчә, Фәтхлислам агай миңа көн дә театрга килеп йөрергә, репетицияләрдә катнашырга кушты.
— Чөнки, — диде ул, — пьесага үзгәрешләр кертергә туры киләчәк, шуңа күрә синең һәрчак янда булуың кирәк.
Алдан укучыма әйтеп куям: чынлап та, репетиция барышында миңа әсәр өчен Фәтхлислам агайның таләбе буенча күп кенә өстәмәләр язарга туры килде. Аларның барысы да образларны баету, аларны логик үстерү өчен эшләнде. Чөнки пьеса минем тәҗрибәсезлек аркасында җиренә җиткереп язылмаган иде әле. Мин ул пьесаны бүген укыйм да әсәрнең сыек икәнлеген күрәм, режиссер нигә аны куярга булган икән, дип аптырыйм. Ләкин ул вакытта мин моны белми идем, әлбәттә.
Бер мәл төн уртасында театрның бер музыкаль хезмәткәре өемә килеп керде. Күземне тырнап ачуга, ул шундый хәбәр салды:
— Пьесаңнан әлеге музыкаль бизәүчене алдыр. Ул әсәрне харап итә. Спектакльнең башын шушылай эшләгән. — Ул ниндидер көй җырлап ишеттерде.
— Харап бит! Кыскасы, син иртәгә үк бу музыкаль бизәүчедән баш тарт, мине куйдыр.
Миңа, чит кешегә, театр эшенә кысылуы бик авыр булса да, иртәгә үк Галәветдиновка музыкаль бизәүчене алмаштыруын сорарга сүз бирдем.
Аннан башка берничә артист килеп, икенче артист хакында:
— Ул ролен күтәрә алмый. Пьесаны харап итәчәк. Баш тарт! — дип мине үгетләргә тотынды.
Ә иртәгәсен икенче артист беренчесе хакында шундый ук сүзләр әйтте.
Тәүдә мин шушындый сөйләшүләрне чынга алып, аларның фикерен үземнеке санап, Галәветдиновка җиткерә идем. Әмма тәҗрибәле режиссер бу фикерләрнең кайдан чыгуын сизенә иде шикелле. Һәрхәлдә миңа беркайчан да өзеп кенә җавап бирмәде, сүземә карап, спектакльдә катнашучыларны да алмаштырмады.
Ә беркөнне Галәветдинов үзе мине шаккаттырды:
— Наил, пьесаның ике урынына ике җыр кирәк. Спектакльнең идеясен, сагышлы атмосферасын ачучы җырлар. Менә шушы урыннарда булырга тиеш алар.
Мин тәүдә баш тартып карадым.
— Нинди җыр? Вакыйгалар бит автобаза директорының кабинетында бара. Кем анда җырлап торсын?
Әмма Фәтхлислам агай сүзендә нык торды: “Кирәк”.
Җыр язудан баш тартырга теләвемнең икенче сәбәбе шунда иде. Язучылар берлеге әгъзасы булуыма карамастан, гомеремдә дә шигырь язганым булмады, һәм яза да белми идем.
Аптырагач, шигырьнең нәрсә икәнлеген тикшерергә, юлларда иҗекләр санын санарга, танылган җырларда сүзнең ни хакында баруын өйрәнергә тотындым. Һәм бер төнне таңга кадәр утырып икешәр строфадан торган ике шигырь яздым. Соңыннан аңа театрның композиторы Марс Хәсәнов бик матур көй язды. Шулай итеп, Галәветдинов мине драматург итү генә түгел, миннән “шагыйрь” дә ясады.
Гомумән, драматург дәрәҗәсенә күтәрелү юлында миңа искиткеч изге, яхшы күңелле драматурглар, режиссерлар һәрчак ярдәм кулы сузды, драматургия серләрен аңларга булышлык итте. Әлегә шуны әйтәм: бу кешеләрсез мин беркайчан да драматург була алмас идем. Шушы исемлекне, әлбәттә, Фәтхлислам Галәветдинов ача. Фәтхлислам агайның сыек әсәремне сәхнәгә чыгаруы — үзе бер батырлык, дияр идем мин. Хәзер үткән елларга әйләнеп карыйм да, әгәр “Койма яңгырда” пьесасы сәхнәгә куелмаса, өченче пьесам да өстәл тартмасына барып ятса, мин, мөгаен, пьеса язуны ташлар идем һәм прозаик кына булып калыр идем. Әмма Фәтхлислам агай Галәветдинов әле чын драма булып җитмәгән тәүге пьесамны куйды, шулай итеп, мине театр белән “агулады” һәм миңа моңача белмәгән, күрмәгән искиткеч матур дөньяның ишеген ачты. Әнә шул аркада гына мин драматург булып киттем. Күрүегезчә, ул мине һич тә жәлләп тормады, тәүге пьесаларымны тәнкыйтьләде, юкка чыгарды. Шулай итеп, ураган саен йомшак түшәп, катыга утыртты, әмма һәрчак гадел һәм объектив булды, миндә театрга һәм драматургиягә карата ихтирам уятты. Драма жанрының бик җитди жанр икәнлеген төшендерде, аңа җиңел генә барып кереп булмаганлыгын аңлатты. Шул аркада гына мин искиткеч авыр жанрны төпле итеп өйрәнергә тотындым һәм драматургиягә ныклы итеп әзерләнеп килдем. Шуның өчен мин Фәтхлислам агай Галәветдиновка бик зур рәхмәтлемен.
Шушы урында Фәтхлислам Ганислам улы Галәветдиновның биографиясенә кыскача күз ташлау урынлы булыр.
Ул 1920 елның 1 гыйнварында Нуриман районының Иске Шай авылында дөньяга килә, авыл мәктәбеннән соң, Уфада театр училищесын (1940 ел) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Илленче елларда — Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы югары режиссерлар курсын, алтмышынчы елларда Ленинградта Бөтенрусия театр җәмгыятенең режиссерлар курсын тәмамлый. Кыйгы, Авыргазы, Салават, Сибай театрларында актер, режиссер, баш режиссер булып эшли. Югары иҗади уңышлары өчен Башкортстанның атказанган артисты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек була, Ватан сугышы һәм Почет билгесе орденнары белән бүләкләнә.
Фәтхлислам агай олы режиссер, акыллы җитәкче, нечкә психолог иде. Репетицияләрендә утырганда, мин аның артистлар белән ничек эш итүен күрә идем. Берсен мактап ала, икенчесен тиргәп ташлый, шулай итеп, пьеса өстендә эшләгән труппаны бер максатка — спектакль чыгаруга ныклы җигә. Коллектив Фәтхлислам агайны хөрмәт итә, шул ук вакытта аннан бераз курка да иде. Ул эчкечеләрне, ялкауларны яратмады, аларга карата ифрат усал булды. Режиссер буларак, Фәтхлислам агай беркайчан да күктәге торнаны тотарга омтылмады. Һәрчак гади тамашачы яратырлык, бизәлеше белән дә, куелышы белән дә реализмга тартым, аңлаешлы, халыкчан спектакльләр куйды һәм шуның белән халык арасында Сибай театрының абруен үстерүгә иреште. Сиксәненче еллар уртасында ул әле үз-үзенә нык ышанган көчле шәхес иде. Театрдан китү тарихы ничек булгандыр — анысын белмим, әмма яраткан коллективыннан аерылгач, Фәтхлислам агай кинәт кенә күзгә күренеп картайды һәм туксанынчы еллар башында дөнья куйды...
Әмма Фәтхлислам агайның салмак адымнар белән Сибай урамнары буйлап атлап барулары минем һаман күз алдымда. Туган шәһәремә кайткан саен, кинәт каршыма ул килеп чыгар да:
— Наил, давай, пьеса яз әле. Безгә яңа пьеса кирәк, — дип әйтер кебек.
Наил ГАЕТБАЙ.