+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Милли китапханәдә онлайн видеолекция узды

Анда Евгения Вишнякова Салават Юлаевның шәхесе турында сөйләде.

16 июньдә башкорт халкының милли каһарманы, шагыйрь һәм полководец Салават Юлаевның тууына 266 ел тула. Быел Салават Юлаев көннәре беренче тапкыр онлайн-форматта уза.

Уфадагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә тарафыннан геройның туган көненә багышланган күптөрле чаралар оештырыла.

14 июньдә китапханәнең нота басмалары һәм тавыш язмалары залы тарафыннан "Салават Юлаев — беренче башкорт классик операсы" видеолекциясе тәкъдим ителде.

Алып баручы, абонемент залы китапханәчесе Евгения Вишнякова — Салават Юлаевның шәхесе турында, шулай ук аның образының әдәби әсәрләрдә, рәсем сәнгатендә һәм музыкада чагылуын сөйләде.

Лекцияне тыңлаучылар композитор тормышыннан кызыклы биографик фактлар, шулай ук "Салават Юлаев" операсы, аның язылу тарихы, премьерасы, персонажлар турында һәм башка кызыклы мәгълүмат алды.
Фото: bashnl.ru сайтыннан.
Читайте нас