+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ришат Төхвәтуллин Алияне нәрсә белән сыйлый?

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тагын бер хоббие ачыкланды.

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тагын бер хоббие ачыкланды.

Ул пешеренергә ярата икән. Инстаграм битендә сусыл бургер әзерләү серләрен ачты. «Хәерле сәгатьтә, дуслар! Шушы арада барыбыз да өйдә утырабыз. Өйдә утыруның уңайсыз гына түгел, әйбәт яклары да бар. Күбрәк вакытны гаиләбез белән үткәрәбез. Күп нәрсәгә өйрәнәбез, кул җитмәгән эшләрне башкарырга вакыт табыла. Ялда нәрсәгә өйрәнгәнемне сезгә дә сөйләп узасым килә. Бургер әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәтермен. Бургерны барыбыз да яратабыз. Иң тәмлесен өйдә ясап күрсәтәбез», — дип сөйләде ул.

Күпләрне Ришатның бургер сыман ризыкка битараф булмавы гаҗәпләндергән.

«И, Ришат та бургер ашый икән. Без бит аны яшелчә, җиләк-җимеш белән генә туклана дип уйлыйбыз. Афәрин, кулы ятып тора!», «Афәрин, Ришатның пөхтәлеген күрдек», «Тагын яңа рецептлар көтеп калабыз», «Пешерергә өйрәнгәч, ач булмассың. Шатландым әле синең өчен», - дип язган алар.

Бер ханым исә Ришатның башка артистлардан аерылып торуына басым ясаган: «Алия Карачурина заказ бирә, ә Ришат үзе пешерә. Реклама ясамый торган бердәнбер артист бар, ул - Ришат. Алайса башка артистларның коронавирус вакытында реклама ясамаган бер әйберләре дә калмады.

Фото: intertat.ru
Читайте нас