"Нур"да - яңа җитәкче!
Уфа "Нур" татар дәүләт театрының элекке директоры Илдар Хаҗиев үзе теләп эшеннән киткән.
Уфа "Нур" татар дәүләт театрының элекке директоры Илдар Хаҗиев үзе теләп эшеннән киткән.Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2020 елның 17 июнендәге 47 санлы боерыгы нигезендә, Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры итеп Фирзәт Габидуллин билгеләнде.
Габидуллин Фирзәт Фәрит улы - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1973 елның 18 декабрендә Туймазы районының Фрунзе авылында туган. 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 2005-20 елларда Туймазы татар дәүләт драма театры директоры булып эшли. 2020 елның июнендә Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры итеп билгеләнә.
"Кызыл таң" гәзите озак еллар буена республиканың Уфа "Нур" татар дәүләт театры белән дә, Туймазы татар дәүләт драма театры белән дә тыгыз иҗади хезмәттәшлектә булды. Алга таба да шулай булыр дип ышанабыз һәм яңа җитәкчене ихлас тәбриклибез!
Фото: https://teatrnur.ru/