Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы мәдәният учреждениеләрен ачу һәм киңкүләм чаралар үткәрүне уйларга кушты.
Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага бу темага тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
“Мәдәният учреждениеләрне ачу турында бергәләп уйлыйк әле, алар буенча ниндидер горизонт билгеләмәсәк, җиңел булмаячак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән барлык кирәкле сөйләшүләрне һәм килешүләрне үткәрергә әзер булганда, әйдәгез, әкренләп ачыйк”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, 24, 26, 27 июньдә зур күләмле чаралар узачак, 30 июньдә Халыкара форум узачак, һәм катнашучылар даирәсе төгәл 50дән артык кеше булачак. Шуңа бәйле рәвештә ул югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертергә кушты.
Фото: bashinform.ru