+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Халык белән эшләү мөһим!”

Чакмагыш һәм Дүртөйле почталары җитәкчесе Данис Шәйхуллин шулай ди.Белешмә: Данис Әдиб улы Шәйхуллин 1986 елда Туймазы районында туган. Дистә елдан артык Саклык банкында төрле вазыйфаларда эшли. 2019 елның маеннан — Чакмагыш почтамты җитәкчесе, быелдан Дүртөйле почтамты өчен дә җаваплы.– Данис Әдиб улы, коронавирус пандемиясе районнардагы почта хезмәтенә ничек тәэсир итте?– Шөкер, әлегә хезмәткәрләребез арасында коронавирус йоктыручылар юк. Алар иң баштан ук саклану, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителде, аңлату эшләре үткәрелде. Хәтта ки чумага каршы костюмнар кайтарылды. Башкача мөмкин дә түгел, без бит халык белән турыдан-туры аралашабыз. Коллективыбыз да зур гына. Чакмагыш почтамты Чакмагыш һәм Бакалы районнарын хезмәтләндерә, 40 почта бүлекчәбез, 230 хезмәткәребез (почтальоннар һәм водительләр) бар. Пенсия таратучы төркемдә генә дә 11 водитель һәм 12 оператор эшли. Апрель иң катлаулы ай булды. Пенсия таратучылар иртән чыгып, соң гына кайттылар: өч атналык эшне ике атнада башкара алдык.Шунысы мөһим: хезмәткәрләребез почта һәм пенсия таратып кына калмый, бер уңайдан абунәчеләрнең хәлен белә, аларны тышкы дөнья белән бәйләүче булып тора. Без моңа элек тә игътибар итә идек, ә эпидемия чорында бу аеруча күзгә ташланды. Авылларда бит ялгыз гомер итүче әби-бабайларыбыз бихисап. Кайчак үзләренә атна буена беркем дә кереп чыкмаска мөмкин. Ә алар гәзит-журналга язылса, почта хезмәткәре, ирексездән, өлешчә социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкара: хәл-әхвәлен, исәнлеген белешә. Почтальоннарыбыз ике көн саен, ягъни атнага өч көн почта тарата бит. Ә пандемия шартларында 65 яшьтән өлкәннәргә йорттан чыгу да хәвефле булды. Пенсия таратучылар, почтальоннар өйдән-өйгә йөреп, халыкка матбугат кына түгел, башка кирәк-ярак товарлар да тәкъдим итә. Алар күпчелектә сыйфатлы һәм ышанычлы. Хәтта ки суыткыч, мебельгә кадәр китереп бирә алабыз. Шулай ук электр энергиясе, газ, су һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәбез. Кешеләр кирәкле сумманы почтальонга тапшыра, ә алар аны тиешле урынга түләп, квитанциясен кайтарып бирә – ышанычлы да, уңайлы да.Һәм мин ата-аналары авылларда яшәгән игелекле ул-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әти-әниләрегезне кадерләсәгез, аларны матбугатка яздырырга онытмагыз!” – дип әйтер идем. Яраткан гәзит-журналы өйләренә килсә, бу алар өчен иң яхшы бүләк булачак. Шулай ук үзләренең ветераннары турында кайгырткан, хезмәткәрләренең мәдәни тәр­биясе турында уйлаган оешмалар җитәк­челәре дә бу чарада активлык күрсәтсә, һич отылмаслар.Әлбәттә, коронавирус пандемиясе безнең эшкә тәэсир итми калмады. Гәзит-журнал аша гына түгел, хәтта телевизор аша вирус йога икән, дип куркучылар булды. Әле, кайбер чикләүләр йомшартылгач та, күпләр артык аралашырга тырышмый. Бу, әлбәттә, язылу кампа­ниясенә дә тәэсир итте. Матбугатка Интернет аша җайлы гына язылып булса да, өлкәннәр өчен бу читенрәк, һәм алар элеккечә почтага килеп, я почтальон ярдәме белән язылуны хуп күрә.– Ә почта хезмәткәрләре матбугат тарату өчен тырышамы, аларга ниндидер кызыксындыру чаралары каралганмы?– Әлбәттә, моның өчен махсус коэффициент куела. Бик тырышып эшләүче хезмәткәрләребез бар. Сер түгел, вакытлы матбугатның тиражы кими төште. Моның объектив сәбәпләре билгеле: телевидение, Интернет абунәчеләребез игътибарын, аеруча яшьләрнекен, үзенә ала. Урта һәм өлкән буын укучыларыбыз, әлбәттә, электән килгән гадәт буенча, кәгазь гәзит-журналларсыз яши алмый.Чакмагыш почтамты былтыр матбугат басмаларына язылу буенча республика рейтингында – беренче, почта бизнесы күрсәткечләре буенча икенче урынга чыкты, бу – коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.– Почта хезмәтендә ниндидер яңалыклар көтеләме?– Бөтен җәмгыятьтәге кебек, санлы технологияләр почта өлкәсенә дә үтеп керде, һәм санлаштыру киләчәктә тагын да ныграк колач җәяр дип уйлыйм. Аның уңай яклары күп. Мәсәлән, җибәргән хат яисә посылканы почта идентификаторы саны буенча күзәтеп була. Русия почтасының “Кайнар линиясе” эшли, анда тәүлек әйләнәсенә шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларны бирергә мөмкин.– Журналистларга нинди теләк­ләрегез бар? Тиражларны саклап калу өчен матбугат чаралары нинди булырга тиеш, дип уйлыйсыз?– Халыкка якынрак булырга кирәктер, дигән фикердәмен. Гади кешеләр, аларның көнкүреше, проблемалары, авыл тормышы турындагы язмалар; үрнәк алырлык нинди яңалыклар бар, кайсы авылда кемнәр ничек яши – болар һәркемгә кызыклы булыр иде. Сәяси яңалыклар, законнар халыкка гади тел белән аңла­тылсын иде. Яшьләрне, балаларны да оныту ярамыйдыр. Аларны кечкенәдән матбугатка ияләндергәндә яхшырак. Бөтен нәрсәне дә Интернет аша гына алып булмый бит. Мәсәлән, бала матур рәсемле, сыйфатлы, аң-белемне үстерүче журналны кулына тотып укыса, ул аны гомерлеккә исендә калдыра. Ә экрандагы мәгълүмат тиз онтылучан.Матбугатның таралуы авыллар өчен дә файдалы. Эш булса, почта бүлекчәләре, ставкалар да сакланып кала дигән сүз. Шуңа күрә биредә һәр өч якның – матбугат, почта хезмәткәр­ләренең һәм абунәчеләребезнең активлыгы, аңлашып эшләве мотлак. Бүген бит базар заманы, рентабельле эшләү мөһим. Журналистлар халык өчен файдалы басмалар тәкъдим итсә, алар киләчәктә дә сакланып кала алыр.– Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Данис Әдиб улы. Тыйнак, әмма бик тә кирәкле хезмәтегездә Сезгә һәм коллективыгызга уңышлар юлдаш булсын!Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.Чакмагыш районы.

Чакмагыш һәм Дүртөйле почталары җитәкчесе Данис Шәйхуллин шулай ди.

Белешмә: Данис Әдиб улы Шәйхуллин 1986 елда Туймазы районында туган. Дистә елдан артык Саклык банкында төрле вазыйфаларда эшли. 2019 елның маеннан — Чакмагыш почтамты җитәкчесе, быелдан Дүртөйле почтамты өчен дә җаваплы.

– Данис Әдиб улы, коронавирус пандемиясе районнардагы почта хезмәтенә ничек тәэсир итте?
– Шөкер, әлегә хезмәткәрләребез арасында коронавирус йоктыручылар юк. Алар иң баштан ук саклану, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителде, аңлату эшләре үткәрелде. Хәтта ки чумага каршы костюмнар кайтарылды. Башкача мөмкин дә түгел, без бит халык белән турыдан-туры аралашабыз. Коллективыбыз да зур гына. Чакмагыш почтамты Чакмагыш һәм Бакалы районнарын хезмәтләндерә, 40 почта бүлекчәбез, 230 хезмәткәребез (почтальоннар һәм водительләр) бар. Пенсия таратучы төркемдә генә дә 11 водитель һәм 12 оператор эшли. Апрель иң катлаулы ай булды. Пенсия таратучылар иртән чыгып, соң гына кайттылар: өч атналык эшне ике атнада башкара алдык.
Шунысы мөһим: хезмәткәрләребез почта һәм пенсия таратып кына калмый, бер уңайдан абунәчеләрнең хәлен белә, аларны тышкы дөнья белән бәйләүче булып тора. Без моңа элек тә игътибар итә идек, ә эпидемия чорында бу аеруча күзгә ташланды. Авылларда бит ялгыз гомер итүче әби-бабайларыбыз бихисап. Кайчак үзләренә атна буена беркем дә кереп чыкмаска мөмкин. Ә алар гәзит-журналга язылса, почта хезмәткәре, ирексездән, өлешчә социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкара: хәл-әхвәлен, исәнлеген белешә. Почтальоннарыбыз ике көн саен, ягъни атнага өч көн почта тарата бит. Ә пандемия шартларында 65 яшьтән өлкәннәргә йорттан чыгу да хәвефле булды. Пенсия таратучылар, почтальоннар өйдән-өйгә йөреп, халыкка матбугат кына түгел, башка кирәк-ярак товарлар да тәкъдим итә. Алар күпчелектә сыйфатлы һәм ышанычлы. Хәтта ки суыткыч, мебельгә кадәр китереп бирә алабыз. Шулай ук электр энергиясе, газ, су һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәбез. Кешеләр кирәкле сумманы почтальонга тапшыра, ә алар аны тиешле урынга түләп, квитанциясен кайтарып бирә – ышанычлы да, уңайлы да.
Һәм мин ата-аналары авылларда яшәгән игелекле ул-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әти-әниләрегезне кадерләсәгез, аларны матбугатка яздырырга онытмагыз!” – дип әйтер идем. Яраткан гәзит-журналы өйләренә килсә, бу алар өчен иң яхшы бүләк булачак. Шулай ук үзләренең ветераннары турында кайгырткан, хезмәткәрләренең мәдәни тәр­биясе турында уйлаган оешмалар җитәк­челәре дә бу чарада активлык күрсәтсә, һич отылмаслар.
Әлбәттә, коронавирус пандемиясе безнең эшкә тәэсир итми калмады. Гәзит-журнал аша гына түгел, хәтта телевизор аша вирус йога икән, дип куркучылар булды. Әле, кайбер чикләүләр йомшартылгач та, күпләр артык аралашырга тырышмый. Бу, әлбәттә, язылу кампа­ниясенә дә тәэсир итте. Матбугатка Интернет аша җайлы гына язылып булса да, өлкәннәр өчен бу читенрәк, һәм алар элеккечә почтага килеп, я почтальон ярдәме белән язылуны хуп күрә.

– Ә почта хезмәткәрләре матбугат тарату өчен тырышамы, аларга ниндидер кызыксындыру чаралары каралганмы?
– Әлбәттә, моның өчен махсус коэффициент куела. Бик тырышып эшләүче хезмәткәрләребез бар. Сер түгел, вакытлы матбугатның тиражы кими төште. Моның объектив сәбәпләре билгеле: телевидение, Интернет абунәчеләребез игътибарын, аеруча яшьләрнекен, үзенә ала. Урта һәм өлкән буын укучыларыбыз, әлбәттә, электән килгән гадәт буенча, кәгазь гәзит-журналларсыз яши алмый.
Чакмагыш почтамты былтыр матбугат басмаларына язылу буенча республика рейтингында – беренче, почта бизнесы күрсәткечләре буенча икенче урынга чыкты, бу – коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

– Почта хезмәтендә ниндидер яңалыклар көтеләме?
– Бөтен җәмгыятьтәге кебек, санлы технологияләр почта өлкәсенә дә үтеп керде, һәм санлаштыру киләчәктә тагын да ныграк колач җәяр дип уйлыйм. Аның уңай яклары күп. Мәсәлән, җибәргән хат яисә посылканы почта идентификаторы саны буенча күзәтеп була. Русия почтасының “Кайнар линиясе” эшли, анда тәүлек әйләнәсенә шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларны бирергә мөмкин.

– Журналистларга нинди теләк­ләрегез бар? Тиражларны саклап калу өчен матбугат чаралары нинди булырга тиеш, дип уйлыйсыз?
– Халыкка якынрак булырга кирәктер, дигән фикердәмен. Гади кешеләр, аларның көнкүреше, проблемалары, авыл тормышы турындагы язмалар; үрнәк алырлык нинди яңалыклар бар, кайсы авылда кемнәр ничек яши – болар һәркемгә кызыклы булыр иде. Сәяси яңалыклар, законнар халыкка гади тел белән аңла­тылсын иде. Яшьләрне, балаларны да оныту ярамыйдыр. Аларны кечкенәдән матбугатка ияләндергәндә яхшырак. Бөтен нәрсәне дә Интернет аша гына алып булмый бит. Мәсәлән, бала матур рәсемле, сыйфатлы, аң-белемне үстерүче журналны кулына тотып укыса, ул аны гомерлеккә исендә калдыра. Ә экрандагы мәгълүмат тиз онтылучан.
Матбугатның таралуы авыллар өчен дә файдалы. Эш булса, почта бүлекчәләре, ставкалар да сакланып кала дигән сүз. Шуңа күрә биредә һәр өч якның – матбугат, почта хезмәткәр­ләренең һәм абунәчеләребезнең активлыгы, аңлашып эшләве мотлак. Бүген бит базар заманы, рентабельле эшләү мөһим. Журналистлар халык өчен файдалы басмалар тәкъдим итсә, алар киләчәктә дә сакланып кала алыр.

– Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Данис Әдиб улы. Тыйнак, әмма бик тә кирәкле хезмәтегездә Сезгә һәм коллективыгызга уңышлар юлдаш булсын!

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.
Чакмагыш районы.
Читайте нас