Коронавирус пандемиясе бөтен дөньяны үзизоляция хәленә куйды. Шуңа карамастан, байтак оешмалар үз эшен дәвам итте. Кемнең кемлеге авырлык килгәч беленә, дигәндәй, кайсы һөнәрләрнең җәмгыять өчен аеруча мөһим икәнлеге дә бик тиз ачыкланды. Табиблар, укытучылар, азык-төлек җитештерүчеләр белән беррәттән, почта хезмәткәрләренең дә бик кирәкле һөнәр ияләре икәнлеге ачыкланды. Әйе, зур шәһәрләрдә, яшьләр Интернеттан файдалана. Ә инде өлкән яшьтәгеләр һәм авыл җирендә яшәүчеләр пенсия, матбугат, кирәксә, азык-төлеген дә таратучы почтальоннар хезмәтенә бик мохтаҗ. Аларның эше коронавирус пандемиясе чорында тукталмады, киресенчә, арта төште.
Июнь – бакчачылар гына түгел, почта хезмәткәрләре өчен дә мәшәкатьле ай. Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу бара. Чакмагыш почтамтында да без кергәндә кызу эш кайный иде. Һәркем эш урынында. Матбугатка язылу бүлеге хезмәткәрләре Гөлнара Рәшитова һәм Зилә Солтангәрәева – чын мәгънәсендә үз эшенең осталары. Зилә почта хезмәте өлкәсендә инде 15 ел эшләсә, Гөлнараның биредә хезмәт стажы 20 елдан артык. Районда кайсы басманың кайда күпме таралуын алар шул минутта ук әйтеп бирә ала, язылу барышының бөтен нечкәлекләрен беләләр.
Почтальоннар исә иртән үк җыелып, килгән корреспонденцияне һәркем үз участогына бүлеп ала икән. Без Лилия Кәбирова, Рәлинә Габделхакова, Нина Хөснетдинова, Ләйсән Шәрипова, Лира Хәсәнованы фотога төшереп алдык. Әлбәттә инде, һәркем битлектә, перчаткада эшли. Фотога төшәргә була гына бер мизгелгә битлекләрен салдылар. Арада иң тәҗрибәле почтальоннарның берсе – Мәскүрә Сәлимова. Инде ике дистә елга якын үз эшен белеп, яратып башкара.
Әйе, бернинди авырлыкларга карамый, почта бүлекчәләре эшләп, хезмәткәрләре исә кочак-кочак гәзит-журналларны, матур открытка һәм сагынып көтелгән хатларны адресатларына җиткереп, пенсия таратучылар исә хөрмәтле өлкәннәребезне сөендереп торсын әле.