+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Серле дөнья үзенә тарта

Район үзәк китапханәсе бер гасырлык юбилеен билгеләде.Бөтенрусия китапханәләр көнендә Дүртөйле китапханәчеләре район үзәк китапханәсенең 100 еллыгын билгеләде.Әлбәттә, пандемия чорында әлеге зур датаны киң колач белән үткәрү мөмкин булмады. Шулай да китапханә коллективына онлайн-котлаулар өзлексез агылды.

Район үзәк китапханәсе бер гасырлык юбилеен билгеләде.

Бөтенрусия китапханәләр көнендә Дүртөйле китапханәчеләре район үзәк китапханәсенең 100 еллыгын билгеләде.
Әлбәттә, пандемия чорында әлеге зур датаны киң колач белән үткәрү мөмкин булмады. Шулай да китапханә коллективына онлайн-котлаулар өзлексез агылды.


— Китапханәбезнең 100 еллык бай тарихка ия булуы, һәрвакыт халыкка тугры хезмәт итүе белән чиксез горурланабыз, — ди Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Елена Хәлиуллина. — 1920 елда Дүртөйледә Халык китапханәсе ачыла. 20нче-30нчы елларда китапханә җитәкчесе вазыйфасын партия ячейкасы секретарьлары алып бара, бу эшне башкарган өчен акча түләнми. Китапханәбез тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләрнең берсе — Фатыйма Хәмидуллина. Ул бу эшкә 30 ел гомерен багышлаган, 1936 елдан башлап китапханәче булып хезмәт салган, Ленин ордены белән бүләкләнгән. Илүсә Агеева, Зөлфә Гайсина, Зөләйха Заһидуллина да китапханә коллективы белән озак еллар уңышлы җитәкчелек итә, аның үсешенә зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә район үзәк китапханәсе коллективы 20 китапханәчене берләштерә. Аның фондында 55 меңнән артык китап исәпләнә, матди-техник базасы көчле.
— Безнең китапханәдә яшьләр һәм өлкәннәр өчен озак еллар төрле клублар уңышлы эшләп килә: “Раушан” хатын-кызлар клубы, “Мәрхәмәтлелек утравы” (инвалидлар оешмасы белән берлектә), “Дөньяга караш” (өлкән сыйныф укучылары өчен), шахматчылар клубы һәм башкалар, — ди Елена Владиславовна. — Коллектив һәртөрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулап кына тора. Мисал өчен, былтыр безнең китапханә “Көмеш яшь” дип аталган өлкән буын өчен тәгаенләнгән социаль проектта (җитәкчесе — баш методистыбыз Илмира Басимова) җиңеп, 100 мең сум грантка ия булды.
Район үзәк китапханәсенең данлы елъязмасы кечкенә агач йортта башланып китсә, бүген аның эшчәнлеге заманча, иркен, якты бинада дәвам итә. Коллектив хезмәткәрләренең һәркайсы үз һөнәренә мөкиббән, иҗади шәхесләр. Китапханәдә даими рәвештә туган ягыбызның данлы уллары белән фәһемле очрашулар оештырыла.
— Киштәдә яңа китап пәйда булдымы, аның авторы белән әдәбият сөючеләребезне очраштырырга, яңа әсәр хакында фикер алышу үткәрергә тырышабыз. Республикабызның гына түгел, бездә илебезнең башка төбәкләреннән дә мәртәбәле каләм әһелләре булганы бар, — диләр биредә.
Мәктәп укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирә коллектив. Алар өчен шигъри бәйгеләр, төрле көнүзәк темаларга “түгәрәк өстәл”ләр, викториналар уза.
Заман белән бергә атлаучы коллектив коронавирус пандемиясе чорында да эшчәнлеген туктатмаган, бары тик онлайн-режимга гына күчкән.
— Интернет аша Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗади марафон, “Библиотөн”, клубларыбызның утырышларын үткәрдек, — ди кызлар. — Барысы да күңелле, матур килеп чыкты!
Шуны да әйтик: ике дистәдән артык авыл китапханәсе Дүртөйле район үзәк китапханәсе канаты астында эшли. Аларга һәрдаим мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтелә, эшләренә юнәлеш бирелә. Шәһәр һәм балалар китапханәсенең дә укучылар аудиториясе бик зур, эшчәнлеге күпкырлы.
Быел безне бик зур шатлыклы вакыйга көтә: көзен искитмәле яңарыш кичергән Әсән авылы китапханәсен ачу тантанасы булачак. Әлеге филиалыбыз “Мәдәни мохит” федераль проектында җиңеп чыгып, 7,5 миллион сумга матди-техник базасын ныгыту хокукына ия булды. Ул чын-чынлап заманча китапханәгә әвереләчәк: анда китап сөючеләребез өчен бик яхшы шартлар тудырыла. Электрон хезмәтләндерү чаралары киң кулланылачак.
Бер гасырлык елъязмасы булган район үзәк китапханәсе бүген дә күркәм традицияләргә тугры булып эшли. Биредә һәр китап сөючегә игътибарлылар, яшь буын вәкилләрен әдәбият, шигърият дөньясына гашыйк итәр өчен зур көч салалар.
— Хезмәткәрләребезнең һәркайсы хакында бары мактау сүзләре генә әйтеп була! — ди китапханә җитәкчесе.


Читайте нас