Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усмановны машина бәрдергән.
Бу хәл бүген булган. Җырчыны машина бәрдерүе турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды.
Вил Усмановның көн дә велосипедта йөрүен күпләр белә. Кызганыч, бүгенге "сәяхәте" аяныч тәмамланган. Юлда баручы машинаның тәгәрмәче тишелү аркасында машина йөртүче велосипедта баручыны бәрдергән. Вил Усмановка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, дөрес, анысы бик озак килгән.
"Борчылуыгыз өчен рәхмәт. Барысы да яхшы. Мин өйдә. Бу миңа велосипедта артык күп йөрмәскә, дигән билге булды. Бер чыкканда 50 чакрым йөреп кайта идем", - дигән ул.
Баш мие селкенүен дә хәбәр итә җырчы. Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29585
Фото: bestgames4all.ru