+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар сабантуйсыз калмады

Социаль приют хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләренә үзенчәлекле бәйрәм бүләк итте.Җәй башы һәр­кайсы­бызның хәтерендә гөрләп үтүче балалар сабантуйлары белән кереп калган. Тик быел коронавирус пандемиясе аркасында бу күркәм чаралар оештырылмады. Ә менә Дүртөйле шәһәренең балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар быел да әлеге матур бәйрәмнән мәхрүм калмады.

Социаль приют хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләренә үзенчәлекле бәйрәм бүләк итте.

Җәй башы һәр­кайсы­бызның хәтерендә гөрләп үтүче балалар сабантуйлары белән кереп калган. Тик быел коронавирус пандемиясе аркасында бу күркәм чаралар оештырылмады. Ә менә Дүртөйле шәһәренең балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар быел да әлеге матур бәйрәмнән мәхрүм калмады.

Бөтен хәятне якты нурларына күмүче кояш астында социаль приютның бәрхеттәй яшел чирәм каплаган үләнле киң ихатасында балалар кинәнеп уйнады, көлде, шаярды. Алар өчен бу көнне остазлары бихисап күңелле һәм мавыктыргыч уеннар оештырды. Бәйрәмгә әзерлек барышында социаль приютта рәсемнәр, кул эшләре бәйгесе игълан ителгән булган, ә сабантуй вакытында алардан бик матур күргәзмә эшләнгән иде. Биредәге һәр иҗат җимеше үзенең самимилеге, чагулыгы белән күңелне яулый, балалар һәм үсмерләрнең дөньга булган карашын, киләчәккә якты хыялларын гәүдәләндерә.
Социаль приютка, гадәттә, әти-әниләре исән килеш усал язмыш кочагына ташланган балалар килеп эләгә. Күбесенең кечкенә йөрәкләрендә тирән яралар, күңелләрендә авыр хатирәләр. Җаннарының сыкраныуын басар, җылытыр өчен тәрбиячеләргә бик зур тырышлык салырга туры килә.
“Безгә китерелгәндә биш-алты яшенә җитеп тә калак белән чәнечке тотып ашый белмәүче балалар да була. Күбесе бик ябык, яшьтәшләреннән буйга кайтыш. Аларның һәркайсысына аерым караш, тәрбия кирәк. Балалар ихласлыкны, шәфкатьлелекне бик нечкә тоемлый, — ди социаль приют хезмәткәрләре. — Безнең төп бурыч аларның җаннарын дәвалау белән беррәттән, яңадан гаилә кочагына кайтару. Бу, әлбәттә, күпкырлы, ныкышмалы хезмәт таләп итә”.
Сабантуй кысаларында “Сәләтле балалар” проекты да оештырылган иде. Малайлар һәм кызларның чыгышларын тамаша кылганда аларның чынлап та һәркайсысы сәләтле икәнлегенә инандык. Кемдер моңлы итеп җыр башкарды, кемдер өздереп биеде, ә кемдер сәнгатьле сүз жанрында көчен сынады.
Кызыклы уеннарсыз нинди сабантуй инде ул! Балалар һәм үсмерләр капчык киеп тә йөгерде, кашыкка йомырка салып та. Күз бәйләп, бауга эленгән уенчыклар, күчтәнәчләр кисеп тә кинәнде. Әлбәттә, асфальтта рәсем ясау бәйгесе дә уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Ә иң мөһиме – аларның йөзләрендә бәхетле елмаю балкый иде.
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Читайте нас