Күгәрчен районы халкы тормышында күренекле вакыйга булды: Күгәрчен авылы Мәдәният йорты ачылды, аның “Бердәм Русия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” Федераль проекты буенча бөтен матди-техник базасы яңартылды.
Якташларының шатлыгын уртаклашырга Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, район хакимияте башлыгы Гайса Янбаев килде.
1994 елда төзелгән Мәдәният йорты яхшы хәлдә булса да, коллективларның һәм халыкның барлык иҗади ниятләрен канәгатьләндерү өчен күптән инде мәдәният учагының матди базасын тулыландыру һәм яңарту таләп ителә иде.
Күгәрчен авылы халкының тырышлыгын һәм активлыгын күреп, район мәдәният бүлеге федераль программада катнашу турында карар кабул итте. Һәм юкка түгел. Проект уңышлы узды һәм барлык этапларда хупланды.
Хәзер Күгәрчен авылы Мәдәният йортын үрнәкле дип атарга була.
Фото: Күгәрчен районы хакимияте.