+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Сугыш балалары сөйли” дигән китап чыкты

Билгеле шагыйрә, танылган журналист Зөһрә Котлыгилдинаның, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, тыл ветераннары истәлекләреннән тупланган “Сугыш балалары сөйли” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде.

Билгеле шагыйрә, танылган журналист Зөһрә Котлыгилдинаның, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, тыл ветераннары истәлекләреннән тупланган “Сугыш балалары сөйли” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде.

Китап Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында 2020 елда чыкты.
“Бу китапка 125 йөрәк сызланулары керде. 125 язмыш, 125 фаҗига... Һәр ветеранны тыңлаганда, аларга кушылып елап утырдык. Аннары кулъязма итеп әзерләгәндә дә күз яшьләрен тыеп булмады”, — дип яза автор.
Китапны кулына алып укыган һәр кеше кат-кат уйланыр, бүгенге көнебезнең кадерен белер һәм шул җиңүне яулаганнар алдында без мәңгелек бурычлы икәнебезне исендә тотар.

Фото: Зөһрә Исламова
Читайте нас