Дәүләт программасы кысаларында быел Федоровка районында дистәгә якын клубта колачлы төзекләндерү эшләре җәелдерелгән.
Барлык республикадагы кебек үк, Федоровка районында да дәүләт программалары кысаларында мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, башка социаль объектларны төзекләндерү, заманча җиһазландыру буенча колачлы эш алып барыла. Бу җәһәттән аеруча “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында мәдәният йортларын төзекләндерү буенча киң күләмдә эш җәелдерелгән.
Федоровка районы Мәдәният йорты директоры Илһам Бакиев белдерүенчә, быелгы елда гына да тармак учреждениеләрен капиталь һәм косметик төзекләндерү, аларда җылыту, электр, су тәэминаты системаларын яңарту эше Татар Коры Иҗәге, Балыклы, Өчбүләк, Балыклыбаш, Гавриловка авылларында алып барыла. Иң зур үзгәрешләр исә Батыр авылы мәдәният йортында бара. Эш шунда, әлеге клуб “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проектында җиңгән. Ягъни, бу мәдәният йорты “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында капиталь төзекләндерелеп кенә калмаячак (биредә ишек-тәрәзәләрне, электр үткәргечләрне алыштыру, клубка газ үткәрү һәм башка эшләр күздә тотыла), партия бүлгән акчага ул тулысынча яңа сәхнә костюмнары, уен кораллары, музыкаль, тавыш һәм яктылык аппаратурасы, спорт тренажерлары белән дә җиһазландырылачак. Бу җәһәттән партия проекты кысаларында клубны җиһазландыруга җәмгысы 4,5 миллион сум акча юнәлтелгән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча алып барылучы төзекләндерү эшләре 1 миллион 240 мең сумга төшәчәк.
Башка мәдәният йортларына килгәндә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында Балыклыбаш һәм Өчбүләк авыллары клубларына быел газ үткәрелеп, җылыту системасы тулысынча яңартылачак. Фельдшер-акушерлык пункты белән бер бинада урнашкан Гавриловка авыл клубында да колачлы төзекләндерү эшләре бара. Гомумән, Илһам Шамил улы белдерүенчә, райондагы 30 клуб учреждениесенең барысында да нинди дә булса төзекләндерү эше үткәрелә.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында 2018 елдан катнашучы Татар Коры Иҗәге һәм бу мөһим программага былтыр кушылып, тышкы кыяфәте танымаслык булып үзгәргән Балыклы авыллары клубларын исә без шәхсән барып күрдек.
1962 елда төзелгән Татар Коры Иҗәге мәдәният йорты үзендә 60 кешегә исәпләнгән клубны һәм музейны берләштерә. Аңлашыла, агымдагы ремонт эшләре әледән-әле үткәрелеп торса да, ярты гасыр эчендә клуб бинасы шактый искергән булган. Шуңа да 2018 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында биредә колачлы төзекләндерү эшләре башлануын авыл халкы да, мәдәният хезмәткәрләре дә көтеп ала. Кыска вакыт эчендә мәдәният йортында колачлы эшләр җәелдерелә: түбәсе алыштырыла, җылы саклаучы заманча тәрәзәләр һәм ишекләр куела, бина диварлары тигезләнеп, клуб эченә зәвык белән косметик ремонт үткәрелә. Тамаша залына район Мәдәният йортыннан кайтарылган йомшак утыргычлар урнаштырыла. Сәхнә үзе, аның декорацияләре, бизәлеше дә зур үзгәрешләр кичерә. Быел исә Татар Коры Иҗәге халкын янә бер шатлыклы вакыйга көтә. – Мәдәният йорты зәңгәр ягулыкка тоташтырылачак. Әйткәндәй, бинага газ китерелеп, казанлык урнаштырылган да инде. Әлеге эш 120 мең сумга төшкән. Бу көннәрдә исә клуб һәм музей эченә җылыту батареяләре урнаштыру бара. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында башкарылучы бу эшләр якынча 200 мең сумга төшәчәк.
– Аның каравы, хәзер мәдәният хезмәткәрләре өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайлы шартлар булдырылачак. Урындагы һәвәскәрләр бәйрәм программаларын, концерт-тамашаларны җылыда, яктыда әзерләсә, авыл халкы аларны рәхәтләнеп өс киемнәрен салып караячак, иркенләп ял итәчәк. Шуңа күрә клубка йөрүчеләр саны да артыр дип уйлым, – ди бу уңайдан Илһам Бакиев.
Мәдәният йортының шулай яңарыш кичерүенә сигез ел дәвамында клубны үрнәкле итеп җитәкләүче Әлфия Закузникова да сөенеп туя алмый.
– Татар Коры Иҗәгендә дәртле һәм талантлы халык яши. Әйтик, безнең “Ахирәтләр” хатын-кызлар коллективы 11 һәвәскәрне берләштерә. Без даими рәвештә район, зона күләмендә үткән чараларда, конкурсларда катнашабыз, авылда да бер генә бәйрәм, истәлекле дата да безнең игътибардан читтә калмый. Төзек, җылы, уңайлы бинада эшләү – безнең өчен, әлбәттә, зур куаныч. Хәзер авылдагы мәдәният тормышы тагы да җанланыр дип ышанам, – ди Әлфия Айрат кызы.
Балыклы авылы халкы да берничә ел элек янгын чыгып, яраксызга әйләнгән элекке мәдәният йортын алыштырган зур кибет бинасының клуб учреждениесе итеп төзекләндерелүен көтеп алган. Почта, китапханә һәм клуб урнашкан авыл үзәгендәге бу бина хәзер ерактан ук балкып, игътибарны җәлеп итеп тора. Эш шунда, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында биредә иң колачлы эшләр бинаның тышкы йөзен төзекләндерү буенча башкарылган. Ул җылытылган, заманча материал белән тышланган, ишек-тәрәзәләр яңартылып, керү-чыгу урыннары иркен итеп үзгәртеп корылган. Болар белән бергә, аңлашыла, клубның эче дә шактый үзгәрешләр кичергән. Биредә косметик ремонт ясалган, сәхнә зурайтып корылган, электр үткәргечләр яңартылган. Гомумән, Балыклы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Эльбрус Абдуллин да, мәдәният йорты җитәкчесе Регина Шәрипова да биредә башкарылган колачлы эшләрдән зур канәгатьлек белдерде.
– Бер ел элек кенә Мәдәният йорты каршында “Чулпан” исемле яңа бию коллективы оештырылды. Ул төрле һөнәр ияләре булган 8 кешене берләштерә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында клубта башкарылган колачлы төзекләндерү эшләре безнең өчен дә, авыл халкы өчен дә зур бүләк булды. Моның өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, – диде бу уңайдан Регина Рафаэль кызы.
Ансамбльгә йөрүче һәвәскәрләр Римма Савоськина, Рәзилә Хәбибуллина, Галина Мазаник, Дарья Мазаник, Карина Хәмидуллина, Елена Хәмидуллина һәм Айсылу Сәлтәшеваны без чираттагы бию номерын чарлаган вакытларында туры китерсәк, билгеле сәбәпләргә бәйле, Мәдәният йорты каршында эшләүче “Алтын ай” балалар бию коллективының без килгәндә эше тукталып тора иде.
– Гомумән алганда исә, мәктәп белән тыгыз бәйләнештә эшлибез һәм, пандемияне җиңгәннән соң, бу эш, һичшиксез, тагын да җанланачак. Бер үк вакытта авыл халкын мәдәни тормышка активрак җәлеп итү буенча да колачлы эш алып барабыз. Әлеге вакытта ир-егетләр Павел Савоськин, гармунчы Илшат Рәхмәтуллин, җырчы Рәйфә Рәхмәтуллина һәрдаим авылда оештырылучы мәдәни чараларны күтәрсә, киләчәктә андый активистлар саны тагы да артыр дип ышанам. Биредә булдырылган уңайлы мохит тә шуңа булышлык итәчәк, – ди Регина Шәрипова.
Менә шундый колачлы эшләр башкарыла Федоровка районында мәдәни тормышны җанландыру һәм бу өлкә объектларын төзекләндерү буенча. Шунысы мөһим: аларны тормышка ашыру, беренче чиратта, “Урындагы башлангычларга ярдәм” һәм башка мөһим дәүләт программалары нәтиҗәсендә мөмкин булган. Һәм, әлбәттә, моңа төбәк халкының, урындагы җитәкчеләрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең фидакарьлеге, тырышлыгы белән ирешелә дип тә өстәргә кирәктер. Кыскасы, афәрин федоровкалылар!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.