Театрның ике артисты мактаулы исемгә лаек булды.
Шушы көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына күптән көткән сөенечле хәбәр килде. Актерлар Альберт Шәрәфетдинов һәм Рида Фәхрисламова “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булдылар. Дәрәҗәле бүләкләрне 27 июньдә “Арт-квадрат” мәдәният үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Шәрәфетдинов Альберт Рәзим улы Кушнаренко районында туып үсә. Сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башлый. 17 ел дәвамында сәхнәдә 40тан артык кабатланмас образ иҗат итә. Көчле рухы, ихласлыгы һәм кабатланмас актер осталыгы белән тиз арада үзен әйдәүче артист буларак таныта.
Артист башкарган рольләре өстендә аеруча җентекле эшли. Альберт Шәрәфетдиновның иң беренче зур эше – Ф. Бүләковның “Гөлбәзир” драмасында Салават Юлаев образы. Аның белән онытылмас тирән эчтәлекле драматик образлар галереясы тудырылды. Әлеге вакытта ул тамашачыларга Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасында сугышта каты яраланган очучы Ислам, Г. Каюмовның “Упкын өстендә уен” спектаклендә комсыз Хафиз, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә намус газапларыннан интеккән Ябагаев образлары аша таныш.
Аеруча аның ике роле театр тәнкыйтьчеләре игътибарын җәлеп итте. И. Гуркин пьесасы буенча куелган “Сагышларны басмый сулар да” спектаклендә Иван һәм Т. Миңнуллинның “Эзләдем, бәгърем, сине” мелодрамасында Рәхимҗан образлары актерның осталыгын тулысынча ачты.
Альберт Шәрәфетдиновның комик рольләре дә шактый. Алар арасында: Г. Каюмовның “Һинд кызы”нда — Мөхәммәтхан, Д. Салиховның “Хатын түгел, аждаһа”да — Бәхти, Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектаклендә — Сафый, Н. Гаетбайның “Иреңне миңа сат” комедиясендә — Мидхәт, М. Кәримнең “Кыз урлавы”нда — Әҗмәгол, Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”ндә — Җаграп, С. Лобозеровның “Көтелмәгән кунак” спектаклендә — Тимур , З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл”дә — Садыйк.
Башкортстанның атказанган артисткасы Зөһрә Шәрәфетдинова белән матур гаилә корып, өч бала тәрбиялиләр.
Аскын районы кызы Рида Фәхрисламова “Нур” театрында 2004 елдан бирле эшли. Сөйкемле, хәрәкәтчән, бар булмышын биреп, сәхнәдә чын мәгънәсендә янып торган актриса тамашачы мәхәббәтен тиз арада яулый. Табигый дәрт, искиткеч пластик һәм вокал мөмкинлекләре аны театрның бизәге итә. Башкарган рольләрен карасаң, аның киң диапазонлы актриса икәнен аңлап була. “Гөргөри кияүләре”ндә үткер — Гөрпинә, “Җизнәкәй”дә — Нәфисә, “Коеп куйган фәрештә”дә — мәхәббәтен эзләүче Лилия, “Һинд кызы”нда — чая Мәмдүдә, “Хыял йорты”нда нечкә күңелле Гөлчәчәк образлары актрисага зур популярлык алып килә.
Рида һәр рольне җиң сызганып башкара. Балалар өчен әкиятләрдә дә бик яратып уйный. “Нурлы сәфәр” исемле театрлаштырылган тамашада “Калкым ай” җыры белән казах гүзәле образында килеп баса. Актриса комик рольләр аша киң танылу алса да, драматик рольләрне дә аеруча осталык белән башкара. В. Гуркинның “Сагышларны басмый сулар да” мелодрамасында — Александра, Г. Каюмовның “Упкын өстендә уен” драмасында — Гайшә, Ә. Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклендә Җиһания образлары аша Рида күңел байлыгын, башкарган роленең эчке халәтен тоемлавын ассызыклый. Март азагында үткән И. Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасында эшлекле колхоз рәисе Сәйдә ролен башкарды.
Рида Фәхрисламова оста артистка гына түгел, киң күңелле, ярдәмчел кеше дә, уңган хуҗабикә, ягымлы әни дә.
Яраткан артистларыбызны тагын бер тапкыр зур дәрәҗәле исем алулары белән котлыйбыз! Исәнлек, озын гомер, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр белән тамашачыларны шатландыруыгызны телибез!
Эльвина ХӘСӘНОВА,
“Нур” театрының реклама бүлеге белгече.