Үзәк эшчәнлеге башкорт халкының рухи мирасын саклау һәм үстерүгә, тарихны өйрәнүгә – элекке гореф-гадәтләрне, фольклорны, традицион кәсепләрне тергезүгә юнәлтелгән.
“Сәетбаба” тарихи-мәдәни үзәгендә “Асанай” халык фольклор ансамбле, балалар һәм өлкәннәр өчен бию түгәрәкләре, “Акбиек” драма театры, өлкәннәр өчен клуб уңышлы эшләп килә. Авыл халкы палас туку, бәйләм бәйләү, агачтан кисеп эшләү, курай, думбыра, кубыз ясау түгәрәкләренә йөри.
Үзәк урнашкан авыл мәдәният йорты “Бердәм Русия” партиясенең “Кече ватан мәдәнияте” проекты җиңүчеләре исемлегенә кергән һәм учреждениенең матди-техник базасын ныгытуга 4,4 миллион сум күләмендә грант алган.
Урындагы халык Башкортстан Башлыгы белән аралашканда авыл территориясендә инженерлык челтәрләрен төзүдә ярдәм итүне сорады.
– Кирәкле инфраструктура булдыру мәсьәләләрен без һичшиксез муниципалитет башлыгы белән тикшерербез һәм тиешле карарлар кабул итәрбез, – диде Радий Хәбиров.