Мәгълүм булуынча, кичә "Янгантау" республика геопаркы Русиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде.
Бу хакта Республика Башлыгы "ВКонтакте" челтәре битендә үз фикерен язган:
"Безнең «Янгантау» геопаркы - асылда, ачык һавадагы музей ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде. Хәзер бу - Русиядә һәм БДБда шундый югары халыкара статус алган беренче геопарк. Бу хакта бүген ЮНЕСКО ассамблеясе утырышында игълан ителде. Бу статус безнең «Янгантау» чит ил туристларын җәлеп итә — ЮНЕСКО лейблы биредә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне һәм хәвефсезлекне гарантияли. Салават районында төбәк дәрәҗәсендәге геопарк булдырганда, бирегә туристлар агымы ике тапкыр арткан, хәзер исә без туристларны күбрәк көтәбез. Геопарк 35 геология объектын берләштерә, аларның өчесе (Мәчетле һәм Большая Лука кисемнәре, Янгантау тавы) - халыкара, 10ысы – милли һәм 22се – мәгариф әһәмиятенә ия. Геопарк территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә, хайваннарның сирәк төрләре яши. ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә нигез салучы Патрик Маккивер минем белән очрашу вакытында Глобаль геопарклар челтәрендә 19 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр кешеләрнең үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен күрүе турында әйтте. Чиратта - ЮНЕСКО челтәренә белдергән тагын бер геопарк булдыру - "Торатау". Аны төзегәндә Салават районында тупланган тәҗрибәне кулланачакбыз".
Фото: vk.com