Башкортстанда туристлар өчен билгеләр өч телдә — урыс, башкорт һәм инглиз телләрендә булырга тиеш.
Бу мәсьәләне бүген Бөтендөнья башкорт корылтае утырышында күтәрделәр. Тиешле тәкъдимнәр Туризм буенча республика комитетына җибәреләчәк.
Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова мисал китерде: Кырмыскалы районында башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтсалим Өметбаев музее күрсәткече бар, ул урыс һәм инглиз телләрендә язылган, ә башкорт телендә мәгълүмат юк.
2020 елда республикада уза торган башкорт теле елында терминология һәм топонимика комиссияләре эшен активлаштырырга кирәк, дип ассызыкладылар корылтайда. Танылган язучы һәм энциклопедист Рәшит Шәкүр, башкорт теленә тәрҗемә иткәндә топонимик исемнәр бик еш бозыла, дип белдерде. Алдагы еллардагы кебек, предприятиеләрнең исемнәренең урыс һәм башкорт телләрендәге сүзлеген чыгарырга кирәк. Мондый басма кәгазь һәм электрон рәвештә республика шәһәрләре һәм районнары өчен зур ярдәм булыр иде.
«Башнедра»ның элекке башлыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае комиссиясе әгъзасы Расих Хәмитов, башкорт телендә туристик объектларның атамаларын бастырганда, яңа тәрҗемә ясарга түгел, ә чын исемне сакларга кирәк, дип билгеләп үтте.г
Фото: bashinform.ru