+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкорт телендә опералар язылачак

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры республика дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлар бирү конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Заманча башкорт операсы лабораториясе» проекты 2020/2021 елгы театраль сезонда оештырылачак.

Лаборатория башкорт легендасы, әкият яки эпос нигезендә башкорт телендә иң яхшы либретто язу һәм сайлап алу, композиторлар конкурсы, опера эскизын булдыру буенча композиторлар һәм либреттистларның уртак эшен үз эченә ала.

Лабораториянең йомгаклау этабы сәхнәдә театр труппасы катнашлыгында алты опера эскизын (кыска куелышларны) театраль гамәлгә ашыру, шулай ук операны булдыру буенча алга таба эшләү өчен иң яхшы әсәрләрне сайлап алу булачак.

Проектның җитәкчесе - театрның сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты, Мариинка театры солисты Әскар Абдразаков.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас