Кичә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Самарада Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе аркасында быел форум дистанцион форматта узачак. Пандемия чорында катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итүдән тыш, мондый формат яшьләр белән хезмәттәшлекнең яңа технологияләрен эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Төп игътибар проектның белем бирү өлешенә биреләчәк, ул балаларга дусларча интеллектуаль багланышлар һәм проектлар конкурсында сәламәт көндәшлек атмосферасына тирәнрәк чумарга ярдәм итәчәк. Һәм, әлбәттә, "іВолга" иң якты һәм кирәкле округ дискуссия мәйданчыгы булып калачак.
Яшьләр сәясәтенең төп мәсьәләләре буенча панель дискуссиясе йомгаклау көненең төп вакыйгасы булырга тиеш, анда туры линия форматында округ төбәкләре башлыклары катнашачак. Бу мәйданчыкта яшьләр өчен иң мөһим мәсьәләләр буенча актив фикер алышу узар дип көтелә, һәм ул округның яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча планлаштырылган Советының нигезе булачак.
«ІВолга» форумы - ул зур социаль эксперимент. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: без аңа зур әзерлек эшләре башкардык һәм форматны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән килештердек һәм аның моделен Русия Президенты Хакимиятенең Иҗтимагый проектлары идарәсе алдында тәкъдир иттек. Безнең округ һәм Самара өлкәсе тарафыннан зур чараны тулысынча дистанцион форматта уздыру буенча алынган тәҗрибә бөтенрусия дәрәҗәсендә дә кирәк булачак дип ышанам», — дип билгеләп үтте Игорь Комаров.
2013 елдан башлап 14 меңгә якын яшь кеше форумның кызыклы һәм файдалы укыту программалары аша үтте. «ІВолга»ның эшләү дәверендә катнашучылар саны һәм сменаның дәвамлылыгы - Русиянең башка яшьләр округлары форумнары арасында иң масштаблысы. Бу - Идел буе дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру системасында үзәк мәйданчык.
Башкортстан буенча белешмә: форумга әзерлекне оештыру максатларында Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан Интернет челтәренең төбәк яшьләрен форумга теркәлүгә җәлеп итү буенча социаль челтәрләрдә мәгълүмати кампаниясе үткәрелә. Шулай ук форумны муниципаль берәмлекләргә, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына үткәрү турында хатлар җибәрелде.
Республика вәкилләренең быел катнашу өчен төбәк квотасы 150 кеше тәшкил итә ("Безнең Җиңү" – 38, "Тормыш өчен территория" – 38, "Минем бизнес" – 37, "Фән һәм санлы технологияләр" – 37). Хәзерге вакытта форумда катнашу өчен 300дән артык кеше теркәлгән.
Башкортстан яшьләренең форум проектлары конкурсында катнашуы йомгаклары буенча узган елларда түбәндәге нәтиҗәләрге ирешелде:
2019 елда - 1 миллион 940 мең сум, 8 җиңүче;
2018 елда - 900 мең сум, 6 җиңүче;
2017 елда - 500 мең сум, 3 җиңүче, инновацияләр күргәзмәсендә гомум суммасы 150 мең сум, 1 җиңүче.
Фото: tvsamara.ru