“Сугыш балалары сөйли” җыентыгы — ата-бабаларыбызга хөрмәт билгесе.
Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында билгеле шагыйрә, танылган журналист Зөһрә Котлыгилдинаның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, тыл ветераннарының истәлекләреннән тупланган “Сугыш балалары сөйли” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде. Авторның бу темага 2010 елда “Сугыш балалары — тарих яралары”, 2015 елда “Сугыш яралаган балачак” дигән китаплары чыккан иде инде.
“Бу китапны тыл ветераннары һәм сугыш балаларының хатирәләрен язып алуда армый-талмый ярдәм иткән, бергә бик күп юллар үткән, геройларны фотога төшергән, алар белән әңгәмәләшкән, йөрәгеннән кичергән хисле, шигъри күңелле тормыш иптәшем Нияз Бикҗан улы Мәһәдиевның якты рухына багышлыйм... Китапка 125 йөрәк сызланулары керде. 125 язмыш, 125 фаҗига... Һәр ветеранны тыңлаганда аларга кушылып елап утырдык. Соңыннан кулъязма итеп әзерләгәндә дә күз яшьләрен тыеп булмады”, — дип яза автор.
Әйе, Бөек Ватан сугышы безнең илдә яшәгән бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган. Шул коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән, сугыш ачысын үз иңнәрендә күтәргән, йөрәкләре аша үткәргән кечкенә сабыйлар хәтерендә ул еллар мәңге уңалмас яра булып калган. Менә шул хатирәләр китапта урын алган. Димәк, бу — чын дәлил. Безнең киләчәк буыннарга мотлак рәвештә тапшырылырга тиешле комарткы. Ни дисәң дә, илебезнең кан белән язылган тарихын бүгенге көндә пычратырга, ялганларга тырышучылар да бар.
Автор һәр хатирәнең исеменә цитаталар куйган. Шул берничә сүзне укыгач та күңел тетрәнә, йөрәкнең түренә ниндидер ук барып кадала һәм ул язманы тизрәк укып чыгасы килү теләге туа. Мәсәлән: “Агулы тары башагы ашап, иртәгәсенә ярты авыл халкы үлде. Бөтен мәетләрне зират янындагы күл буена җыйдылар. Мәктәп балалары су ташып өсләренә сиптек. Шуннан өчәр кешене бер капчыкка салып, бер кабергә күмдек”. Бу юлларны Кушнаренко районының Мәмәк авылында туган, сугыш башланганда 11 яшьтә булган, Рәйсә Корбангали кызы Мәүлетова сөйли. Менә шушы юлларны ничек итеп тыныч күңел белән укыйсың? Акылы һәм зиһене камил булганнар өчен бу мөмкин түгел!
“Мәгафүрә, кайгырма, бездә ачлык булса да, ичмасам, тыныч. Ә монда... бер авылга барып кергән идек, ат эчерергә су тапмадык. Кое тулы үлгән кешеләр. Өйләре яндырылган, морҗалары гына серәеп утыра. Балаларны детдомга бирмә, үлсәгез, бергә өйдә үлегез, елатып таратма”. — Бу юллар Фирдәвес Әхмәт кызы Әмирханованың әтисенең фронттан язган хатыннан.
Шушы хат юлларында гына да сугышның куркыныч, аяусыз, мәрхәмәтсез яклары ачыла.
“Әтием үлгәч, өч көн аның гәүдәсен мәет җыючыларга бирмәдек, карточкасы белән өч көн икмәген алып ашадык.” — Боларны 1935 елның 11 октябрендә Ленинград шәһәрендә туган, сугыш башланганда 5 яшь булган Шакирә Гыйбадулла кызы Корманаева сөйли. Аның хатирәләрен күз яше түкмичә укырлык түгел. Гомумән, бу китапның бер генә бите дә тыныч калдырмый. Чөнки монда алдау, күпертелеп әйтелгән, язылган әйберләр юк. Монда инде Зөһрә апаның үткен каләмле оста журналист булуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Чөнки ул әңгәмәдәшләренең һәр әйткән сүзен укучысына җиткерерлек итеп үз йөрәге аша үткәреп бәян итә.
Китапта “Мы из Ленинграда и из эвакуации” дигән бүлектә Ленинград блокадасын, эвакуация михнәтләрен күргәннәрнең бәяннәре аерым урын алган.
1934 елгы Газмөхәммәт Исмәгыйль улы Хәмидуллин хатирәләрендә менә шушы юллар бар: “Учактагы кузны әни сүндермәскә тырыша. Көл белән күмә дә таба белән каплап куя. Соңыннан өреп-өреп яндырып җибәрәбез. Таштан чаткы чыгарырга да өйрәнеп алдык. Көлне әни бервакытта да җиргә түкмәде. Аны файдаланып кер юа иде. Урманнан кызыл чәчәк җыеп алып кайтабыз, аның сабыны чыга, шуның белән юындык”. Бүген бер кнопкага басып ут яндырган, газ плитәсен кабызган, су агызган, кибеттән җаны теләгән сабын, шампунь сатып алган хәзерге заман кешесе бу юлларны укыганда ул чор кешеләре көнкүрешенең ничек авыр икәнлеген күзаллый һәм шул юклыкка, авырлыкларга, хәерчелеккә түзгән, баш имәгән кешеләргә соклану һәм ихтирам уята да йөрәкнең иң нечкә кылларын сыкрата.
Ул чордагы законнарның каты булуы, үзләре дә ачлыктан интеккән халыктан фронт өчен ит, сөт, май, йон, йомыркадан тыш, заемга кул куйдыртып, шул акчаны тапшырырга мәжбүр итүләре турында һәр язманың герое сөйли. Шулай ук ачтан үлмәс, балаларының гомерен саклар өчен бер-ике уч ашлык алып кайтканга да күпләрнең тимер рәшәткә артына эләгүе турында укыгач, бу ачы хакыйкатьне таныйсың. Ул чорда тылда яшәгән, эшләгәннәрнең дә хәлләре фронтта сугышканнарныкыннан бер дә кайтыш түгеллеген аңлыйсың.
Сугышта танкист булган, Берлинга кадәр барып җиткән, “Берлинны алган өчен” медальле Искәндәр Галләмов сугыштан кайтышлый Украинадан бер чемодан алма салып алып кайта. Билгеле инде, туган якларына кайтып җиткәнче, ул алманың яртысы череп бетә. Шулай булса да, ул аларны авылындагы балаларга күчтәнәч итеп таратып бирә. Чери башлаган алманы бәрәңге дип ташлап киткән ике кыз турында Искәндәр Галләмовның улы Хәмзә сөйли. Әтисе сугыштан кайтканда Хәмзә 30 чакрым ераклыктагы Габдүк авылында картәниләрендә була. “Без алманың ни икәнен дә белмәгәнбез, күргәнебез юк иде шул ул вакытта. Минем үземә алма эләкмәде, картәниләрдән кайтканчы беткән иде”, — дип сөйли ул. Шушы кечкенә эпизодта кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы, изгелеге, аянычлы балачак хатирәсе дә ярылып ята.
Авылда бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре, ачлыктан алып калырга тырышып, ризыкларын бүлешүләре, салкын кышларны исән калыр өчен берничә гаиләнең бер йортта яшәве — халкыбызның киң күңеллелеген, юмартлыгын, ярдәмчеллеген күрсәтә.
Нинди генә авыр эшләр башкарсалар да, михнәтләр күрсәләр дә яшь кенә кызларның сынмавын, сыгылмавын күп язмалар аша беләбез.
Үзләре кечкенә булса да, көченнән килгән һәм килмәгән эшләрне дә башкарган, ул чордагы “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән девиз астында яшәгән сабыйлар язмышын, тормышын да күзаллыйсың да хәйран каласың. Хәзерге заман балаларын күз алдына китереп, чагыштырсаң, ватанпәрвәрлек хисе, тәрбиясенең юкка чыга баруын аңлыйсың.
“Балачак еллары михнәтле булса да, әниемнең сүзләре хәтеремә уелган: “Сез — җиңүчеләр балалары, ә җиңүче бәхетсез булмый!” — бу сүзләрне 1938 елда Баймак районының Күсей авылында туган, сугыш башланганда 2 яшьтә булган, бүгенге көндә Сибай шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Илдар Хизбулла улы Сафин әйтә.
Бу юллар һәркемне уйландырырлык. Әйе, без — җиңүчеләр балалары. Тик без моны соңгы вакытта онытмадык микән? Тыныч, бай, рәхәт тормышның нинди хак белән яуланганын беләбез микән?
Тарихи дөреслек онытылмасын өчен нәкъ шушындый китаплар кирәк тә инде.
Бу җыентыкта Зөһрә Котлыгилдинаның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган “Сугыш яралаган балачак” дигән китабына карата матбугатта басылган мәкаләләр дә урын алган.
Китапны кулына алып укыган һәр кеше кат-кат уйланыр, бүгенге көне-
безнең кадерен белер һәм шул җиңүне яулаганнар алдында без мәңгелек бурычлы икәнебезне исендә тотар.
“Сугыш балалары сөйли” китабы — ата-бабаларыбызга хөрмәт билгесе. Искиткеч күп көч, түземлек, сабырлык таләп иткән бу хезмәте өчен Зөһрә апа Котлыгилдина алдында баш иям.
Фирүзә ЗАКИРОВА.