Шимбә көнне, 18 июльдә, эстрадабызның үсеп килүче йолдызы Вилдан Шәмсетдинов инде танылу алган Гөлназ Асаева белән накахка керде. Кияүнең кем булуын моңа кадәр сер итеп сакладылар. Әмма сер капчыгы тишелде.
Шәмсетдинов Вилдан Илдар улы 1996 елның 4 августында Куергазы районының Яңа Мораптал авылында туа. Соңрак Ырынбурга күченеп китә, чөнки Уфага караганда анысы туган авылына якынрак була. Мәктәп тәмамлаганнан соң Вилдан Ырынбур мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты була, тик аны ташлый һәм Казанга күченеп китә. Татарстан башкаласында Вилдан Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетына укырга керә.
Якынча 2016 елдан Вилдан Шәмсетдинов профессиональ сыйфаттагы җырлар яза башлый. Шул ук вакытта егет Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрендә чыгыш ясый. Тиздән Villi тәхәллүсе алган Вилдан Шәмсетдинов Башкортстаннан тагын бер музыкант – Радик Юлъякшин белән хезмәттәшлек итә һәм аның лейблында катнаша.
Шул чорда Вилдан булачак кәләше Гөлназ Асаева белән танышкандыр, күрәсең.
Хәзер Вилдан бернинди сәнгать берләшмәләрендә дә катнашмый.
Яшьләргә чын күңелдән сөю-сәгадәт телибез!
Фото: "ВКонтакте"