Ләйсән Үтәшева тагын "оҗмахына" кайткан.
Башкортстанда туып-үскән, телевидениедә тапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева туган авылы Раевкага кайткан. Бу хакта ул Инстаграмдагы битендә хәбәр итте.
«Җәй саен диярлек мин Башкортстанга туганнарым янына кайтам. Бу ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле! Туган якларыма ял итәргә кайттым.
Раевкадан көч алдым һәм алачакмын! Күлләр, бакча, чүп үләннәренә каршы көрәш, балык тоту, мунча, кымыз, бал, учак янында сөйләшеп утырулар...», – дип яза Ләйсән.
Фото: Инстаграм