+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Шагыйрьне шагыйрьләр укый" флешмобында катнаш!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указы нигезендә флешмоб игълан ителә.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указы нигезендә флешмоб игълан ителә.

Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанның беренче халык шагыйре, "Кызыл таң"ның элекке хезмәткәре Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указы нигезендә Язучылар берлеге, Уфадагы Мәҗит Гафури мемориаль йорт-музее, Җилем-Каранда Мәҗит Гафури мемориаль йорт-музее, Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды башкорт һәм татар әдәбиятлары классигының тууына 140 ел тулуга багышланган "Шагыйрьне шагыйрьләр укый" дип аталган флешмоб үткәрә.

Мәҗит Гафуринең Уфадагы һәм Җилем-Карандагы мемориаль йорт-музейлары, Язучылар берлеге битләрендә «Мәҗит Гафури» ачык төркемдә олуг әдипнең шигырьләрен һәм аңа багышланган шигырьләрне укырга тәкъдим ителә. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.

https://vk.com/club50931898
https://vk.com/mdmmgafuri
https://vk.com/id483915609
https://vk.com/rbgodliteratura

Фото: kulturarb.ru
Читайте нас