+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Мин - бер якка, ул икенче якка озак кына очтык..."

Җырчы Филүс Каһиров инстаграм сәхифәсендә тагын бер истәлек язган.

Җырчы Филүс Каһиров инстаграм сәхифәсендә тагын бер истәлек язган.

«Бүген иртә белән уянып киттем дә уйларым белән бала чагымның бер мизгеленә кайттым. Кайттым да, шаркылдап көлеп тә җибәрдем. „Юләр сыман иртә таңнан ник көләсең син?“ — дип хатын сорагач, көлә-көлә сөйләп бирдем бу хәлне. Сезгә дә җиткерәсем килә, җәмәгать», — дип башлаган ул сүзен.

«Яшьтәшем, балачактагы иң якын дустым Данис белән «сәпит»ләребезгә утырдык та киттек күрше авылның буасына су керергә. Югыйсә, безнең авылда да елга бар инде барын, юк, безгә күрше авылның тирән буасында коенып кайтырга кирәк, имеш. Безгә ул вакытта 9-10 яшь тирәсе иде. Рәхәтләнеп туйганчы йөзеп, ярларыннан сикереп, тәмам арыганнан соң, кайтырга чыктык.

Бераз гына яңгыр сибәләп киткән иде. Юл читендә яткан бауны күреп алдым да бер уй килде башыма. Имеш, минем сәпит ватылган да, Данис мине шушы бау белән буксирга тагып алып кайтырга тиеш. Олы шоферлар кебек кыланабыз, янәсе.

Тигез юлдан 1-2 чакрымны яхшы гына үткәннән соң, таудан түбән төшә торган урынга килеп җиттек. Менә, җәмәгать, алдагысын бүгенге көнгә тикле аңламыйм да, аңлатып та бирә алмыйм. Нишләптер, шул вакытта мин Данисны узарга булдым. Әкрен генә куып тоттым тегене. Данис миңа шардай кабарган күзләрен төбәгән иде. «Нишлисең син, юләр? Алай ярамый!» — дигән сүзләрен генә ишетеп калдым аны үтеп киткәндә. Тиздән мин - бер якка, ул икенче якка таба озак кына очып бардык...

Берникадәр вакыт һушыбызга килә алмыйча бер-беребезгә карап утырдык. Соңрак минем кылган юләрлектән шаркылдашып көлештек тә кайту юлын дәвам иттек. Баусыз гына», — дип язган ул.

Фото: intertat
Читайте нас