+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Айсылуны Павлиашвили белән Нетребко мактаганнар!

Айсылу Габдинова Инстаграмга «Әти-әни өчен дога кылыйк» җырын куйган иде.

Айсылу Габдинова Инстаграмга «Әти-әни өчен дога кылыйк» җырын куйган иде.

Белүебезчә, бу - Сосо Павлиашвилиның "Помолимся за родителей" дигән җыры.

Әлеге пост астында Сосо Павлиашвили һәм опера җырчысы Анна Нетребко комментарий калдырганнар. «Сезнең кебек кыз өчен әти-әниегезгә рәхмәт!», — дигән Сосо Павлиашвили. Анна Нетребко исә алкышлы «смайлик»лар куйган.

«Үзем урысча еш җырлыйм. Хәтта мәҗлесләрнең күбесенә мине нәкъ менә урысча җырларга чакыралар. Укыганда итальян, немец телләрендә дә җырладым. Шуңа күрә урысча җырлау миңа ят түгел.

Бу җырга килгәндә, әти-әни турында җырлыйсым килде. Ә «Әти-әни өчен дога кылыйк» җыры - минем яраткан җырларымның берсе. Шундый шәхесләрнең югары бәя бирүләрен күргәч, күзләрем маңгайга менде, дисәм дә була. Куандым һәм... аптырадым», — дигән җырчы.

Фото: Инстаграм
Читайте нас