+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Барыбыз да Фольклориаданы көтәбез

Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров facebookтагы сәхифәсендә VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмә турында язган.

Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров facebookтагы сәхифәсендә VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмә турында язган.

"Пандемия аркасында 2021 елга күчерелгән VI Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек турында кичә фикер алышу булды. Фольклор бәйрәмен иң югары дәрәҗәдә үткәрүгә әзерлеккә вакытыбыз бар. Бәйрәм июльнең беренче декадасында узачак дип килешенде.

Әлегә 57 ил катнашачагын раслады, барлыгы 80 илдән кунаклар көтәбез, бу - 2500 чамасы кеше. Шулай ук туристлар чакыру буенча да зур эш башкарылачак. Туристик компанияләр дә Башкортстанга килергә һәм Фольклориадада кунак сыйфатында катнашырга теләүчеләр өчен пакет турларын уйласыннар иде. Безнең республика, аның матурлыгы турында дөньяга сөйләү өчен менә дигән мөмкинлекләребез бар.

Схема элеккечә калачак: артистлар барачак фестиваль округлары билгеләнде. Иң күпсанлы төркем булып катнашучылар белән волонтерлар эшләячәк. Хәзер барысына да мобильләшергә һәм яңа көч белән бу вакыйгага әзерләнә башларга кирәк. Барлык яңалыклар белән дә сезне курста тотачакмын! #фольклориада2021" - дип язган ул.

Фото: facebook.com


Читайте нас