+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радик Юлъякшин Вилданга үч итәме?

Ул да берничә ел элек Гөлназ Асаева белән очрашып йөргән иде шул...

Ул да берничә ел элек Гөлназ Асаева белән очрашып йөргән иде шул...

2018 елда Элвин Грей “Казан-Арена”да куйган концерты барышында үзенең лейблы астында чыгыш ясаячак яңа артист — Виллины тәкъдим иткән иде. Вилли (Вильдан Шәмсетдинов) сүз уңаеннан, тышкы кыяфәте белән дә, киенү рәвеше белән дә һәм җырлау стиле ягыннан да Элвин Грейга охшаш. Әмма берничә көн элек Элвин Грей Вильдан Шәмсетдиновның башка аның “Elvin Grey” лейблы артисты түгеллеген язып чыкты.

“Вилли продюсеры һәм “Elvin Grey” лейблы белән үзара хезмәттәшлек хакында килешү төзелгән иде. Аның вакыты чыкты. Килешү нигезендә бер як мәҗбүри шартларны үтәмәү сәбәпле, килешүне озайту кирәк дип табылмады”, - диелә хәбәрдә.

Шунысы кызык: бу хәбәр Интернетта моннан 7 көн элек барлыкка килде. Ә аңа кадәр Вилли Гөлназ Асаева белән никах укытты. Радик белән Вильдан арасында эшлекле мөнәсәбәтләр генә дип ышанып калабыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/elvin-grey-villiga-ch-it
Читайте нас