Күптән түгел "Летопись Сибая" китабы дөнья күрде. Ул Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Денис Назаров башлангычы һәм республика Журналистлар берлеге ярдәме белән нәшер ителде.
— Бүген шәһәребезнең тарихы турында коры статистика юллары сөйли: быел күпмедер кеше яшәгән, ул вакытта шундый карар кабул ителгән, имеш. Шул ук вакытта тарихи вакыйгалар шаһитларының истәлекләре алар белән бергә китә. Ә бит шәһәрнең зур тарихы күпсанлы гади кешеләр тарихыннан туплана, — дип яза Денис Назаров китапка кереш сүзендә.
Денис Назаров китапның Сибай шәһәренең тарихын өйрәнү һәм системалаштыру, геройлар һәм шәһәрнең атказанган кешеләре, тарихи урыннар, төбәк турында яңа мәгълүматлар эзләү эше булуын да ассызыклый.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.