Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән "Сестренка" фильмының яшь йолдызы Арслан Крымчурин яңа проектта катнашу өчен Белоретка юл тотты.
Бу юлы Уфаның 161нче лицееның 2нче сыйныф укучысы режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» картинасында төшә. Бу хакта башкаланың мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, «Айназ» тасмасы - «Прятки» киноальманахының кыска метражлы дүрт фильмының беренчесе. Аларда мәңгелек темалар — балачак, ата-аналар һәм балалар, тәрбия һәм үсү, кешенең дөнья белән мөнәсәбәтләре күтәрелә.
«Прятки» киноальманахының авторлары - Никита Михалковның Киноакадемиясен тәмамлаучылар. Проектның сәнгать җитәкчесе - Русиянең халык артисты, кинорежиссер, сценарист Владимир Хотиненко ("72 метра», «Зеркало для героя», «Поп», "Мусульманин" фильмнарын төшерүче).
Фото: bashinform.ru