Яшь режиссер Редик Ганиев белән әңгәмә.
— Редик Фирдәвесович, Сезнеңчә, режиссер кем ул?
– Режиссер – иң һөнәри тамашачы. Ул тамашачы нәрсә күрергә теләгәнне белүче һәм җәмгыять өчен көнүзәк проблемаларны күрә алучы кеше. Күренекле режиссер Георгий Товстоногов та: “Пьесаны тамашачы залыннан эзлим”, – дигән бит.
– Бүген еш кына шундый күренеш күзгә ташлана: театр сәхнәсендә куелган спектакльнең инсценировкасы авторы да, режиссер да – бер үк кеше. Шул ук кеше хәтта артист булып спектакльдә дә уйнарга мөмкин. Бу үзен аклый, дип уйлыйсызмы?
– Артист, драматург, режиссер – өчесе өч һөнәр. Аларны укытканда да юкка гына аерым укытмыйлар бит. Мөмкинлек булганда, һәр эшне үз остасы башкару яхшырак, әлбәттә.
– Һөнәри театрларда нинди спектакльләр куйдыгыз?
– Әлегә өч тәҗрибәм бар. М. Фәйзи исемендәге Ырынбур татар дәүләт драма театрында Ренат Харисның балалар өчен – “Кәкрүшкә” (2018), Татарстанның Әлмәт татар дәүләт драма театрында – Ася Волошинаның “Бүтән уен” (“Другая игра”) (2019), Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Айгиз Баймөхәммәтовның “Ташлама мине, әни” (2020) әсәрләрен сәхнәләштердем.
– Димәк, Сезне балалар өчен әсәрләр белән эшләргә чакыралар?
– Балалар өчен спектакль кую – иң авыры. Марк Захаров бер әңгәмәдә әйтә: “Режиссерны сынарга уйласагыз, аңа балалар өчен спектакль куярга кушыгыз. Ә аның гениальлеген тикшерергә уйласагыз, ул музыкасыз спектакль куеп карасын”, – ди. Балаларның күңеле чиста, алар ихлас һәм самими, ялганны бик тиз сизеп алалар. Спектакль ошамаса, торып чыгып ук китәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә, балалар өчен спектакль куярга алыну хәтта ки кыюлык таләп итә, дияр идем.
– Айгиз Баймөхәммәтов повесте буенча Ангиза Ишбулдина иҗат иткән инсценировка да үсмерләр турында...
– “Ташлама мине, әни” – җитди иҗтимагый темаларны күтәрүче, кырыс фактларны ачып күрсәтүче әсәр. Повестьның уңыш сере – чынбарлыкны ярып салуда, дөреслекне кыю итеп әйтеп бирүдәдер, мөгаен. Аны укыдым, ләкин Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куелган спектакльне карамадым, охшаш юлдан кереп китүдән сакландым.
– Сез – ирекле иҗатчы. Районнардагы халык театрлары белән күп эшлисез. Нинди күзәтүләрегез, уңышларыгыз бар?
– Былтыр Чиләбедә һәвәскәр театрларның “Ике битлек” (“Две маски”) III гомумрусия фестивале узды. Беренче турда кырыклап коллектив катнашты, финалга унысы үтте. Гран-прины тувалылар алды. Ә беренче урынны Чиләбе өлкәсенең Аргаяш башкорт халык театры коллективы яулады. Алар сәхнәләштергән спектакльнең режиссурасы минеке булса, пьеса Салават Әбүзәровныкы иде.
– Аргаяшлылар Сезне ничек эзләп тапты соң?
– Хәзер бит Интернет бар. Театрның директоры миңа “Бәйләнештә” төркеме аша чыкты, эшкә чакырды. Эшкә бармасам да, фестиваль өчен спектакльгә алындым. С. Әбүзәровның “Күрәзәче” пьесасын үзем тәкъдим иттем. Конкурстан соң лаборатория рәвешендә фикер алышу оештырылды, безнең спектакльне “сүтеп җыйдылар”.
Әсәр кешенең эчке дөньясын күрсәтүе белән көчле. Авылда ике егет яши: исерек һәм күрәзәче. Сәлимә дигән кыз да бар, аның егете төрмәдә. Күрәзәче – гарип бер дивана, ләкин ул әйткән әйберләрнең күбесе дөрескә чыга. Ахырда ул, Сәлимәне исеректән яклап, пычак астына керә. Трагифарска янә ике персонаж өстәдем. Берсе – авылның рухы – каз бәбкәсе эзләп йөргән карчык.Тагын бер персонажга читенгәрәк туры килде: аның костюмы авыр иде – агач рәвешендә, өстендә сыерчык оясы да бар, өстәвенә, гармун да уйнарга тиеш... Сюжеттан тыш кертелгән, параллель дөньяда яшәгән образлар жюрига аеруча ошаган булып чыкты.
Салават белән академиядә укыган еллардан ук танышбыз. Аның “Яшь-леккә кайту” әсәрен Гафури районының “Гафури” халык театры белән сәхнә-ләштергән идек. 2018 елда республика халык театр коллективларының Әхтәм Абушахманов призына үткән фести-вальдә бу спектакль төп бүләккә лаек булды.
– Былтыр Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдүнә Касыймова бүләгенә халык театрларының “Тамаша” республика фестивалендә дә җиңү яуладыгыз, шулай бит?
– Балтач районының “Балкыш” халык театры коллективы белән бу конкурста 2017 елда Гран-при алган идек инде. Ул чакта без Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” әсәрен заманча декорацияләрдә куйдык. Үткән ел шулай ук төп бүләк безнеке булды. Шактый дулкынландым, чөнки Фәрдүнә ханым – минем диплом җитәкчем, өстәвенә, аның юбилей елы да иде. Пьеса да җитди. Флорид Бүләковның “Шәйморатов генерал”ына алындык. Флорид ага белән аралашып яши идек, китапларын укыганым бар. Аны яңа заманның иң көчле драматургларының берсе дип саныйм. Пьесаны Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, үзебезнең районда куярга кызыккан идем, ләкин Шәйморатовны уйнарлык актер табылмады. Балтачлылар спектакльне яратып карады, залда еламаган кеше калмагандыр.
– Сәхнә өчен пьесаны ничек сайлыйсыз?
– Мин әсәрдән үземне борчыган теманы эзли башлыйм. Күпләрне, шул исәптән мине дә әрнеткән проблеманы күтәргән әсәр тапсам, йөзеп эшләргә була. Хәйбулла районының халык театры белән Баязит Бикбайның “Карлыгач”ын сәхнәләштергән идек. Безгә борынгырак, халыкчан, фольклорга бай әсәр кирәк, диделәр. Озак эзләнә торгач, бер актер шушы әсәрне тәкъдим итте. Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдән электрон күчермәсен соратып алдым. Башта ошатмадым. Берничә кат укыгач, язучының биографиясен өйрәнгәч, бик озак уйлангач кына авторның ни әйтергә теләгәнен аңладым кебек. Әсәр утызынчы елларда язылса да, милли колоритын, җорлыгын югалтмаган. Кешелеклелекнең, мәхәббәтнең кыйммәте югала бару – бүген дә көнүзәк мәсьәлә бит. Спектакльдә катнашкан ике һәвәскәр актерны соңыннан Сибай дәүләт башкорт драма театрына эшкә чакырдылар. Краснокамада исә Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәм” пьесасын сәхнәгә куйдым. Бу әсәрдә инде бүгенге заман проблемалары алга чыгарыла.
– Сезне бу һөнәргә нинди юллар алып килде?
– Сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чакта “Кыңгырау чыңы” республика балалар фестивалендә катнашып, финалга үттек. Безнең эшне Фәрдүнә Касыймова да караган икән, ул мине үзләренә укырга чакырды. Уфа “Нур” татар дәүләт теат-рының сәнгать-идарә бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина мин сәхнәләштергән берничә спектакльгә рецензия язды. Аларга тәнкыйть сүзләре, теләк-фикерләре өчен рәхмәтлемен. Гомумән, драматурглар, рәссамнар, актерлар белән аралашу, ягъни иҗат процессы үзе – гаҗәп мавыктыргыч. Читен ягы шул – премьерадан соң спектакль синеке түгел, аны инде үзгәртә алмыйсың, ул үз тормышы белән яши башлый.
– Драматурглар җитешми, диләр. Бу шулаймы?
– Интернетны ачсаң, пьесалар тупланган махсус сайтлар бар. Укый баш-лыйсың, күңел төшә. Милли драматургиядә аеруча бушлык сизелә. 90нчы елларда шоу, кәмит ясау тенденциясе китте, акча эшләү белән мавыгылды. Хәзер аңлау килә, ә материал юк, драматурглар тәрбияләнмәгән, үстерелмәгән. Шунысы кызыклы – милли проза алданрак бара. Шуларны исәпкә алыптыр, былтыр сентябрь аенда Уфада Режиссерлар лабораториясе үтте. Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге (директоры – Алия Яхина, сәнгать җитәкчесе – Зиннур Сөләйманов) оештырды аны. Төп максат – заманча проза әсәрләрен сәхнәгә мендерү иде. Татар телле язучылардан Дилбәр Булатованың “Соң түгел” повесте буенча “Нур” театры артистлары белән өзек әзерләдек. Һәр герой тикшерүче белән пыяла ватыклары аша сөйләште. Бу образ – юлдагы авариянең җәрәхәт эзе булып та, бәхет-сезлектән саклаучы калкан буларак та, йөрәкләргә каткан боз элпәсе кебек тә кабул ителде, диде тәнкыйтьчеләр.
Андый лабораторияләр ешрак булсын иде, әлбәттә. Театр сәнгатен үстерү, яңа авторлар эзләү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен осталык дәресләре бик кирәк.
– Димәк, төрле чор авторларына мөрәҗәгать итәсез, экспериментлардан курыкмыйсыз?
– Шунсыз булмый. Театрда аеруча. Аның суын болгатып тормасаң, бик тиз ләм утыра башлый. Агымсуның гына комы чиста була. Театрда яңалык, хәрәкәт булса гына актерлар конфликтка ке-рә, бәхәсләшә, ягъни үсә ала.
– Милли театрлар заманча вәзгыятьтә нинди юл сайларга тиеш, дип уйлыйсыз? Тәнкыйтьчеләр аларны еш кына сукырларча Көнбатышка иярүдә, миллилекне югалта баруда гаепли...
– Миңа калса, бер режиссер да махсус рәвештә Көнбатышка иярәм дип эшләми. Әйе, геройга түбәтәй кидерү кыен түгел, ләкин аның астындагы башта нинди уйлар бит? Милли театр булырга тиеш, әмма театрның милләте юк, дип саныйм. Бу җәһәттән Рифкать ага Исрафилов иҗаты игътибарга лаек. Ул заманчалык белән миллилек арасындагы чикләрне җуя ала. Аның Ф. Бүләков әсәре буенча куелган “Бибинур, ах, Бибинур” спектаклен иң оста режиссерлык эшләренең берсе дип бәһалыйм. Яшьрәкләрдән Айрат Абушахманов иҗатын ихтирам итәм. Ул да заманчалык белән миллилек синтезын бирә белә, кыю экспериментлар ясый.
– Драматургларга теләкләрегез?
– Театрга күбрәк йөрсеннәр, анда кайнамыйча гына пьеса язып булмый, А. Чехов, А. Островскийдан үрнәк алсыннар, дияр идем.
– Яхшы спектакль нинди булырга тиеш?
– Театрда кеше үзенең кеше икәнлеге турында уйланырга, ник яшим, нинди эз калдырам, дип, үз-үзенә сорау бирергә тиеш. Яхшы спектакль кешеләрдә кешелеклелекне уята. Театрлар, спектакльләр төрле. Кайсылары кеше күңеленә таш ташлап кайтара, кайсылары булган ташлардан коткара.
– Кеше күңелләрен ташлардан арындырырга язсын, Редик Фирдәвесович! Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.