+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 август 2020, 15:45

Рамил Килмәмәтовның күргәзмәсенә рәхим итегез!

14 августта Уфаның «Урал» халык сәнгате галереясендә Рамил Килмәмәтовның «Башкортстан турында сөю белән» хезмәтләре фотокүргәзмәсе ачыла.

14 августта Уфаның «Урал» халык сәнгате галереясендә Рамил Килмәмәтовның «Башкортстан турында сөю белән» хезмәтләре фотокүргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә 1 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Башкортстанның халык рәссамы Рамил Килмәмәтов 2019 елда вафат булды. Башкортстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның иң чагу фоторәссамнарының берсе иде ул.

Аның иҗаты - Башкортстан фотосәнгатендә тулы бер чор. Ул Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнашкан, илнең Фоторәссамнар берлеген булдыручыларның берсе; республика Фоторәссамнар берлеген оештыручы һәм җитәкчесе (1992-2004 еллар) һәм 2019 елның апреленә кадәр - Русия Фоторәссамнар берлеге сәркатибе.

"Агыйдел" республика кинофотоклубын оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе (1976-2019 еллар). Аның иҗади казанышлары күпсанлы бүләкләр белән билгеләнде.

Фото: rcntrb.com
Читайте нас