+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 август 2020, 12:35

Валентина Легкоступованың башын ярганнар

Бу вакытта ул үзе дә, ире дә исерек булган.

Бу вакытта ул үзе дә, ире дә исерек булган.
"Ягода-малина" җырын башкаручыны хәтерлисездер әле?
Бу хакта Mash телеграм-каналы хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, җырчыны фатирда кызы тапкан, бу вакытта ул аңында булган. Хатынның тәнендә күгәргән урыннар табылган. Янәшәсендә аның ире Юрий Фирсов та булган.
Валентина Легкоступованың кызы ашыгыч ярдәм чакырта, ир белән хатынның икесен дә наркология клиникасына алып китәләр, Фирсов аннан кача.
Хәзер җырчы комада, аның мие шешкән. Табиблар баш сөягенә трепанация ясаган, әле аның хәле бик авыр дип бәяләнә.
Фото: ИТАР-ТАСС
Читайте нас