Фирдүс Тямаевның хатыны вәт шәп икән!
Алсу һәм Азат Фазлыевлар Тямаев гаиләсен NL компаниясенә өндәргә килгәннәр. Җырчы үзенең инстаграмына кызык видео урнаштырган.
Фирдүс Тямаев: «Менә, дуслар, Алсу белән Азат безне NL компаниясенә өндәргә килделәр. Аллага шөкер, минем хатын да NLда бит инде. Аена йөз мең туздыра, ун мең алып кайта», — дип көлә ул.
«Дөрес әйтмисең син, киресенчә бит», — дип кушыла аңа Азат Фазлыев.
«Фирдүс дөрес сөйли, ул турыдан бәрә», — дип җөпләгән бер инстачы Фирдүснең сүзләрен.
«Сезгә дә җиттеләрмени инде?» — дип сораган икенчесе.
Шулай ук: «Спорт кирәк, Фирдүс абый. Мин андый әйбергә ышанмыйм. Ул организмны боза», — дип киңәш бирүче дә очраган.
Җырчының инстадуслары арасында даими рәвештә хатыны Резидәгә бәйләнүчеләр бар. Бу юлы да ул игътибар үзәгеннән читтә калмаган. «Нәрсәгә ул минут саен чәчен сыпырып утыра инде?», — дип гаепләгән аны бер инстачы.
Резидәне яклап чыгучылар да табылган. Алар, аның бик мөлаем, сабыр һәм оялчан булуын әйтеп, башка хатын-кызларга үрнәк итеп куйганнар.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/11-08-2020/fird-s-tyamaev-hatyny-turynda-y-z-me-tuzdyra-un-me-alyp-kayta-5762573