Татарстан Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында якташларыбыз да булу аеруча куандыра.
Хикәяләр номинациясендә I урынны "Гарасаттан соң" әсәре белән Башкортстанның Борай районы Иске Бикмәт авылыннан Фатыйма Гыйльметдинова алган. Бу номинациядә III урын да Борай кызында, "Миңа бернәрсә дә кирәкми" хикәясе авторы - Фәнзәлия Бәдертдинова.
Драма номинациясендә I урынны Казаннан Данил Салиховның "Язмыш туе" әсәре алган. "Алтын нигезле авыл" драмасын язган Радик Нурлыгаянов III урында. Ул - тумышы белән Илеш районыннан, бүген Уфада яши, халыкка оста табиб-травматолог, "Нур" театрында барган спектакль авторы буларак та билгеле.
Роман, повесть номинациясендә "Һәркемгә бер кояш" әсәре белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Айгөл Әхмәтгалиева I урынны яулаган. II урында - Рифат Корбанов, III урында якташыбыз, бүген Казанда яшәүче күренекле язучы, шагыйрь - Марат Кәбиров. Аның "Җир турында җыр" әсәре шушы урынга лаек булган.
Әдәби бәйгедә җиңгән якташларыбызның "Кызыл таң"ның даими авторлары булуы икеләтә-өчләтә куанычлы! Зур җиңүегез белән котлыйбыз, дуслар!
Фото: mk.ru