Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Этникара журналистика гильдиясе милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча «СМИротворец» XII Бөтенрусия киңкүләм мәгълүмат чаралары конкурсына эшләр кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурс «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Конкурсның максаты - киңкүләм мәгълүмат чараларында күпмилләтле Русия халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, этномәдәни үсеше һәм халыкларның үзара бәйләнешен, шулай ук хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының Русия милләтләренең бердәмлеген ныгыту буенча эшчәнлеген яктыртучы журналистларның һөнәри эшчәнлеген хуплау.
Конкурска федераль, өлкә, республика, шәһәр, район, этник киңкүләм мәгълүмат чараларының 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәр чыккан вакытлы матбугат (теле, радиоэфирларда чыккан) басмалары кабул ителә.
Конкурс «Телевидение», «Радио», «Матбугат», «Интернет», «Балалар һәм яшьләр киңкүләм мәгълүмат чаралары», «Җиңүнең 75 еллыгына» киңкүләм матбугат чаралары һәм локаль (шул исәптән этник) басмалар өчен аерым үткәрелә.
Югары уку йортларының профильле факультетлары студентларының эшләре «Мультимедиа буыны» махсус номинациясе кысаларында карала. Ә социаль челтәрләрдә һәм төрле интернет-платформаларда урнаштырылган авторларның һәм берләшмәләрнең эшләре «Блоги» махсус номинациясендә карала. Эшләр Русия халыкларының барлык телләрендә дә урыс телендә кыскача аннотация белән кабул ителә.
Федераль округларда эшләрне кабул итү төрлечә тәмамлана:
Төньяк Кавказ һәм Көньяк - 15 сентябрь,
Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Урал, Үзәк һәм Себер — 1 октябрь.
Жюри составына, гадәттәгечә, әйдәүче киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, танылган журналистлар, федераль башкарма хакимият органнары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм галим-этнологлар керә. Федераль-төбәк һәм җирле-этник киңкүләм мәгълүмат чараларын аерым жюри бәяләячәк. Экспертларның бурычы - иң актуаль һәм профессиональ эшләрне билгеләү.
Ел саен Русиянең барлык төбәкләреннән меңләгән эш карала. Һәм бу закончалыклы, чөнки Русиядә үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калучы 193 милләт вәкилләре яши.
Русия Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Игорь Баринов журналистлар, «СМИротворец» конкурсында катнашучылар эше нәтиҗәсендә Русиядә милләтара тынычлык һәм татулык идеяләре алга таба баруын билгеләп үтте.
Эшләрне тапшыру тәртибе турында мәгълүмат һәм конкурс битенең нигезләмәсе SMIROTVOREZ.RU оештыру комитетының контакт телефоннары: +7(495) 978-02-89
Материалларны электрон почтага җибәрергә кирәк. Адрес konkurs@nazaccent.ru яки почта адресы буенча: 125009, Мәскәү, Тверь урамы, йорт, 7. а/я 92, Этникара журналистика гильдиясе, «СМИротворец-2020».
Фото: nazaccent.ru