+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2020, 19:20

Гүзәл Уразова бәби көтә

Дүртенче сабыен көтүе турында ул Инстаграм битендә язган.

Дүртенче сабыен көтүе турында ул Инстаграм битендә язган.

«Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» — дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифрат та.⁣⁣⠀

Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде», — дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам! ⁣

⁣Сәламәтлек телим барыгызга да! Исән-сау булыйк», — дип язган Гүзәл Уразова.

«Гүзәл, исән-сау табарга язсын Сезгә. Туасы җан булгач, шуңа килгән ул сезнең гаиләгә», «Ма ша Аллаһ, зур шатлык», «Бәхетле бала булып тусын, тигезлектә үстерергә язсын, Амин», — дип котлап язган инстадуслары.

Фото: Инстаграм
Читайте нас