+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 август 2020, 12:40

Көлдерде дә, уйландырды да

Күренекле сәхнә йолдызы Шамил Рәхмәтуллинның тууына — 90 ел.

Күренекле сәхнә йолдызы Шамил Рәхмәтуллинның тууына — 90 ел.

“Театрны тугры һәм назлы мөнәсәбәт белән сөяргә кирәк, бары шул чакта гына актер булырга мөмкин”, — ди торган иде Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Шамил Рәхмәтуллин. Бу исемне ишетү белән күңелдә ниндидер җылылык һәм яктылык барлыкка килде. Ул яктылык Шамил абыйның шаяру-көлүе, тормышка, тирә-юньдәге кешеләргә карата яхшы, изге мөнәсәбәте аша туа иде.

Рәхмәтуллиннарның ничәнчедер буын бабалары Татарстанның Кукмара өязеннән пима басу, сәүдә итү шөгыле белән килә-килә безнең якларда төпләнеп калган. Булачак артистның әтисе Лотфрахман 1896 елда Стәрлетамак шәһәрендә туган. Беренче Бөтендөнья сугышында аягы яраланып, гомерлеккә аксак булып калган. Бик белемле булган, кулыннан гәзит-журнал төшермәгән. Калкаш өязендә авыл Советы секретаре булып эшләгәндә картлар моңа мәчет өчен кышкылыкка утын хәстәрләү үтенече белән килә. Секретарь диләнкә бүләргә дип язу бирә. Властьлар моның өчен хөкемгә тарттыра. Дингә каршы көрәшер урынга бу мәчет өчен утын хәстәрли! Суд була һәм секретарьны Себергә сөрәләр. Менә шунда — Томск өлкәсе Каргосок районының Пашня авылында 1930 елның 1 сентябрендә безнең булачак мәшһүр артистыбыз Шамил Рәхмәтуллин туа. Малайга 5-6 яшь чагында гаилә Стәрлебаш МТСына кайтып төпләнә. Бер елдан соң ике чакрымдагы район үзәгенә күчү хокукына ия була.
Тормышта очраучы “туры килү” дигән нәрсә кызык бит ул. Әйтик, бер үк авылдан ике халык шагыйре яки ике полководец чыга. Академия театрының ике зур йолдызы Шамил Рәхмәтуллин белән Хәй Фәхриев Стәрлебаш урта мәктәбендә бер сыйныфта, хәтта бер парта артына утырып укыйлар. Кем әйтмешли, “авылның беренче егете”, җырга, биюгә оста Хәй сигезенчене тәмамлаганнан соң, Уфа театр училищесына укырга керә. Бер елдан соң каникулга кайткач, Шамилне дә үзе белән китәргә димли. Улының артист булып “эт өрдереп, кеше көлдереп” йөрүенә каршы булган, аны ФЗОга һөнәр алырга җибәрергә уйлап торган (анда ашаталар, киендерәләр) Лотфрахман абзыйны да күндерә. Менә бит ул Хәй исемле егетнең тумыштан килгән артистлыгы һәм күп елларга алдан күрүчәнлеге!
Әнисе Сафия апа моңа куана гына, улы өчен бер капчык сохари киптерә. Чөнки ул бит мәктәптә — балалар, ликбезда өлкәннәр укыткан мөгаллимә булу өстенә, яшьтән үк үзе дә спектакльләрдә катнашкан, Галиябану кебек рольләрдә уйнаган, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Кара урман” кебек озын көйләрне җырлаган. Лотфрахман абзый да җилкәсен кашып алгач, бер кызыл унлыкны кат-кат төрә дә: “Мә, саклап кына тотсаң, дүрт елга җитәр ул сиңа”, — дип, Шамилгә суза.
Әти-әни фатыйхасы алына да ул. Тик менә укырга керә алырмы икән? Шамил үзендә әллә ни зур артистлык сәләте дә сизми, өстәвенә, бик оялчан. “Юк өчен кайгырма, — дип юата аны Хәй. — Чыгып кына бас, берни дә эшләмә, сине барыбер алачаклар”.
Шулай итеп, ул — имтихан комиссиясе каршысында. “Җырлый беләсеңме?” “Юк”. “Бии беләсеңме?” “Юк”. “Шигырь сөйлисеңме әллә?” “Юк”. “Нәрсә беләсең соң?” “Бернәрсә дә белмим”. “Алайса нигә килдең соң?” “Белергә, өйрәнергә, артист булырга килдем”. “Яратып караган берәр спектаклең бардыр бит?”, “Әйе, бар — “Галиябану”. “Ярдәмгә берәр кыз ал да менә шунда Хәлил ролен уйнап күрсәт безгә”. Хәлил булып кылана бу, җырлап та җибәрә. Комиссия әгъзалары бер-берсенә карашып көлә дә: “Ярый җитте, аңлашылды”, — дип туктата.
Шамил укырга кабул ителгәннәр исемлегендә үзенең фамилиясен күреп гаҗәпләнә. Башка кеше белән бутамаганнардыр бит?! Шулай да укып бетереп диплом алганда яшь актер үзенең училищедагы укытучысы Хаҗи Бохарскийдан сорый: “Теге вакытта укырга кергәндә нигә көлдегез ул?” “Синең килеп чыгуың белән үк сәхнәбезгә комик артист киләчәген күз алдына китердек, моңа ышандык. Бу егет беркайчан да Хәлил ролендә уйнамаячак дип тә көлдек”, — дигән җавап ишетә.
Чыннан да, Хәлил кебек рольләр насыйп булмый аңа. Сәхнәгә күбрәк эчкече, җәнҗалчы, карак, жулик, ялагай, дивана булып чыгарга туры килә. Училищега укырга алганда аның үзен тотышыннан, тышкы кыяфәтен тиз үзгәртә белүеннән рәхәтләнеп көлгәннәр, юмор һәм сатирага булган сәләтен күргәннәр.
Укуын тәмамлагач, Шамил Рәхмәтуллинны Авыргазы колхоз-совхоз театрына эшкә җибәрәләр. (Сабакташы Хәй Фәхриев янына!) Ике елдан ул Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтына укырга керә. Данлыклы Борис Бибиков җитәкчелегендә сәхнә сәнгате серләренә төшенү еллары... 1959 елда бу уку йортын тәмамлаган бер төркем яшь талантларның эшкә кайтуы Башкорт академия драма театры өчен күренекле вакыйга була. Шамил тиз арада театр коллективының һәм Уфа тамашачыларының үз кешесенә әйләнә. Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясендәге Дивана роле белән халыкның аеруча мәхәббәтен казана. Моның белән ул үзен зур драматик темпераментлы, иҗади мөмкинлекләре киң актер итеп таныта. Бөтенсоюз “Театральная жизнь” журналы 1966 елда болай дип яза: “Бу — катлаулы, зирәк һәм нечкә төзелгән характер. Дивана — дивана инде, дөньяны беркатлылык белән кабул итүче, кешелек законнарына һәм хорафатларга буйсынмаучы ирекле һәм үзенә күрә акыллы җан иясе. Дивананы актер йомшак, мәрхәмәтле юмор белән уйный, аңа кешелек асылын хаталанусыз сизәргә ярдәм итүче эчке сафлыгын һәм балаларча сиземләү сыйфатларын сызык өстенә ала. Менә ул гаҗизләнеп бәргәләнә, ниндидер гаделсезлек буласын сизенә, аны булдырмый калу кулыннан килмәсә дә, һәлакәт буласын кисәтә сыман. Актер эпилогта фаҗигале көчкә ирешә. Инде ул дивана түгел, ә шәригать законнарына каршы төшәргә маташкан яшь гашыйкларны һәлак иткән фанатиклар, караңгы кешеләр, карагруһчылар дивана булып чыга. Дивана куркыныч законнар сагында торучыларны ләгънәтли һәм фашлый”.
Бу спектальдән соң урамда очраучы таныш булмаган кешеләр дә аны таный, “Дивана” дип килеп күрешә. Ә инде Әсгать Мирзаһитовның “Әниемнең чал чәчләре”ндә стиляга Гоша ролен бик уңышлы уйнаганнан соң аның белән чын-чыннан комедиягә охшаш хәл була. Спектакльгә рецензия басылган “Кызыл таң” гәзите авылда тракторчы булып эшләүче абзыйсының күзенә чалына. “Иртәгәсен ишәк кайгырткан” дип яшәүче эшлексез, ачык авыз, тәртипсез стиляга Гошаны яшь артистның килештереп уйнавы турында сүз бара анда. Язылганнарның мәгънәсенә тирәнтен төшенеп тә тормастан, тракторчы абзый ачуы кабарып, гәзитне селки-селки Лотфрахман абзыйлар өенә килеп керә. “Кайгыны юарга” матур гына төшереп алалар да ашыгыч телеграмма белән Шамилне Уфадан чакырып кайтарырга булалар. Нинди көтелмәгән хәл булды икән дип Шамил бик борчыла, шунда ук автобуска билет ала, авылга өйләренә шалтырата. Әнисе исә эшнең нәрсәдә икәнлеген көлә-көлә сөйләп бирә.
Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендәге күп кенә мәзәк хәлләргә тарыган булдыксыз “кияү” Дәүләтбай ролендә “йөзеп” уйнап, зур уңыш яулый. Нәкый Исәнбәт әсәрендәге Хуҗа Насретдин образы өстендә эшләве артистның хәтерендә нык сакланган. РСФСРның халык артисты Әмин Зөбәеров яратып башкарган бу рольне инде Шамил Рәхмәтуллинның уңышлы уйнавы — өлкән буынның реалистик традицияләренең дәвамы дип кабул ителә. Хуҗа образы аның сатира һәм юмор өлкәсендәге зур хезмәтенә этәргеч булып торгандыр да.
Шамил Рәхмәтуллин нигездә комик актер, көлкеле образлар тудыру остасы иде. Җиңел генә, уйнап-көлеп эшли кебек иде, әмма гамәлдә алай түгел, ул һәр рольгә — зурмы ул яки бәләкәйме — бик җитди карады. Репетицияләргә алдан әзерләнеп, бик күп детальләр алып килә, ә режиссерга сайлап аласы гына кала торган булды. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул иҗат иткән образлар тамашачыга һәрчак көчле тәэсир итте: я көлдерде, я елатты, я уйга салды.
Аның кешелек сыйфатлары турында Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров сүзләрен дә искә төшерәсем килә: “Мин Шамил абый белән сәнгать институтында укып йөргән чакта таныштым. Аның өлкән улы Илдар (үкенечкә каршы, хәзер мәрхүм инде) белән бер парта артында укып чыктык. Артист итеп кенә белгән абыйның өендә дә мәзәк кеше булуы белән хәтердә калды беренче очрашу. Әйтерсең, аның гомере гел шаяру һәм көлүдән генә тора. Байтак еллар үтеп, дөньяның агышына аз гына төшенә башлагач, Шамил абый белән бергә эшләп (гастрольләрдә бер бүлмәдә дә яшәргә туры килде), аны тагын да яхшырак белгәч, көлү-шаяруның сыйфаты һәм бәясе турында уйлый башладым. Үзенең бар булмышы белән кешеләрне елмаерга мәҗбүр итә алу табигатьтән сирәк кешеләргә бирелә торган таланттыр ул”.
Шамил Рәхмәтуллинның режиссерлык эшләре дә байтак булды. Һәм, ниһаять, ул драматург та иде. Аның “Әҗәлгә дару бар, диләр...” комедия-фарсы, “Түгелмә, шатлыгым!” мелодрамасы, “Тамашага — тамаша” комедиясе Салават театрында, “Уеннан уймак” әсәре Милли яшьләр театрында, “Алмагачлар чәчәк атканда” пьесасы Башкорт академия драма театрында уңыш белән барды. 1967 елда язылган “Әҗәлгә дару бар, диләр...”гә автор утыз елдан соң кире кайтып, академтеатрда режиссер буларак үзе сәхнәләштерде.
Актер, режиссер һәм драматург Шамил Рәхмәтуллин 2001 елда арабыздан китте.

Фәрит Фаткуллин.


Читайте нас