+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 август 2020, 13:00

Биш көн дәвамында бушлай кино күрсәтеләчәк

Республика Хәрби Дан музее һәм аның филиалы - 112нче (16нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музее "Хәрби-тарихи кино көннәре" фестиваленә кушылачак. "Җиңү территориясе" проекты кысаларында музейларга килүчеләргә Бөек Ватан сугышына багышланган ил кинематографының иң яхшы әсәрләрен бушлай күрсәтәчәкләр. Акция 2-6 сентябрь көннәрендә Мәскәү Җиңү музее башлангычы белән узачак.

«Хәрби-тарихи кино көннәре» II Халыкара фестивале икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә уза. 2020 елда фестиваль С. Ф. Бондарчукның тууына 100 ел тулуга багышланган һәм Президент грантлары фонды, Мәдәният министрлыгы, Оборона министрлыгы, Русия Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештырылган.

Кино күрсәтүне Игорь Копыловның "Ржев" картинасы ачачак. Вячеслав Кондратьев повесте буенча төшерелгән "Искупить кровью" фильмы экраннарга 2019 елның 5 декабрендә чыккан.
Тамашачылар, шулай ук, 2020 ел тасмаларын - «Калашников» һәм «Познавая цвет войны» күрәчәк.

Расписание:

112нче (16нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музее:

"Ржев" - 3 сентябрь-14:00
"Калашников" - 4 һәм 5 сентябрь -14:00
"Познавая цвет войны" - 6 сентябрь - 15:00

Башкортстан Мәдәният министрлыгының республика Хәрби Дан музее:

"Ржев" - 3 сентябрь-15:00
"Калашников" - 4 сентябрь-12:00

"Җиңү территориясе" халыкара проекты Җиңү музее башлангычы белән ХХ гасыр хәрби тарихы буенча бердәм мәгълүмат киңлеген булдыруга юнәлтелгән.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас