Башкортстанның халык артисты Шамил Хәмәдинуровның тууына 70 ел.
Без, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары журналистлары, басмаларыбызның абунәчеләре белән очрашуларга районнарга еш чыгабыз. Шундый чакларда кичәләребезне редакцияләребезнең тугры дуслары музыкаль яктан бизәргә ярдәм итә. Күп алар, барысын да санап тормыйм, ачуланмаслар, ләкин шунысы хак: матбугат җанлы бу чын дусларыбыз һәрвакыт “коры рәхмәткә” йөри, риясызлар, ихласлар, гадиләр, ярдәмчелләр, ачык һәм якты күңеллеләр. Чираттагы шундый очрашуга Шамил абыйны чакырдым. Алай бик еш һәм якыннан аралашкан кеше булмагач, шигем дә бар иде: риза булырмы, көйсезләнмәсме? Өстәвенә, авырып та тора, диделәр. Ризалашты гына түгел, нык шатланып, үзе үк атлыгып риза булды, чөнки сәхнәне, тамашачыларын бик-бик сагынган иде ул.
Шулай итеп, ерак Караидел районына юлга чыктык. Мин машинаның алгы утыргычына утырдым, Шамил абый белән редакциябезнең аксакалы, “аяклы энциклопедиясе” Фәрит абый Фаткуллин артка кунакладылар. Икесе дә яшьләре буенча бер чама булгач (Фәрит абый бер генә яшькә өлкәнрәк), сөйләшеп сүзләре бетмәде. Барасы районда чараны оештыру эшләре өчен борчылып, мин ара-тирә хакимияткә шалтыратып алам, аппаратураны хәстәрлим, Геннадий Заволокинның киң билгеле Бөтенрусия “Уйна, гармун!” фестивальләре лауреаты, оста баянчы Илшат Габдуллин белән сөйләшеп алам. Бер арада артта баручыларның сүзләренә дә кушылып китәм, чөнки алар бик кызыклы әңгәмә алып бара, кушылмый мөмкин түгел! Шунда мин Шамил абыйның гади җырчы гына түгел, бик киң эрудицияле шәхес булуын аңлап шаккаттым! Милләт һәм төрки халыклар тарихы, аларның тел үзенчәлекләре, аермалыклары һәм охшашлыклары буенча аңардагы мәгълүмат байлыгы искитмәле! Бүгеннән кандидатлык диссертациясе якла! Шамил абый шундый ихласлык, дәрт белән сөйләп китә ки, хәтта авыр чирдән ару гына ябыккан һәм агарынып калган йөзе алсуланып, күзләре очкынланып-очкынланып китә!
Әңгәмәнең темалары үзгәреп, кайсы гына юнәлешкә кереп китмәсен, Шамил абыйның һәрберсенә үз мөнәсәбәте, мәгълүматы, дәлилләү нигезләре бар: бакчачылыкмы ул (Фәрит абый да җәмәгате, киң билгеле абыстай Фатыйма апа белән бакча үстерәләр, тәҗрибәсен теләсә кем белән уртаклаша ала), умартачылыкмы, үләннәр белән дәвалаумы, эстраданың бүгенге проблемаларымы, җырчылар тормышына кагылган биографик белешмәләрме, тагын, тагын да әллә нәрсәләр...
Шундый кызыклы әңгәмә белән ерак юл сизелмәде дә. Без ул көнне Байкыбаш авылында гәзитебез абунәчеләре белән очрашырга тиеш идек. Клуб янына барып туктауга артыбыздан безнең десантның тагын бер өлеше – киң билгеле һәм популяр композитор, җырчы, рәссам, тамырлары Дәүләкән районының Чуенчы авылыннан булган, Зилаер районының Чуенчы-Чупан авылында туын-үскән Флүрә Шәрипова җитәкчелегендәге концерт бригадасы да килеп җитте.
Гримерка дип аталган бүлмәләре икенче катта урнашкан иде. Анда Шамил абый туктый-туктый зур авырлык белән генә күтәрелде дә шундагы диванга барып ауды, болай да аксыл йөзе ап-ак булган иде! Минем кот очты: чирле кешене шулай ерак юлга алып чыгып, үтереп алып кайтсам, туганнарына ни йөзем белән карармын?! Аңа хәл кереп, торып утырганчы аның өчен ут йотып йөрдем, авыру кешене борчыганым өчен үземне битәрләдем. Ләкин бераздан Шамил абыйга төс керде, ул чыгыш ясарга әзерләнә башлады, ә күп тә үтмәстән, әле генә берни дә булмагандай, ап-ак костюмын киеп, сәхнәгә елмаеп-балкып килеп тә чыкты!.. Ул чакта аның “Башкорт АССРның атказанган артисты” исеме генә булса да, тамашачыларга мин аны бу кичтә “Башкортстанның халык артисты Шамил Хәмәдинуров!” дип игълан иттем. Шул чакта аның ничек сискәнеп куюын, күзләренең ничек ялтырап, очкынланып китүен, моны күреп, үземнең дә йөрәгемнең ничек гаҗиз булып, кысылып куюын мәңге онытасым юк...
...Ә инде 2014 елның 16 ноябрендә, Башкортстан дәүләт филармониясендә Җырчы белән хушлашу барышында “Кызыл таң” редакциясе исеменнән бәхилләшү сүзе белән чыгыш ясаганда, мин боларны кыскача гына булса да шунда җыелган халыкка да җиткердем. Шулай итеп, “Кызыл таң”чылар белән аның Байкыбаш авылы клубындагы чыгышы сөекле тамашачысы алдында соңгы чыгышы булып чыкты...
...Олы һәм бай мәдәниятебезгә Мишкә районының Иштыбай авылы биргән бу шәхес зур сәхнәгә юлын Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә белем алудан башлый, сәләтен киң билгеле педагог Миләүшә Мортазина классында чарлый. Аннары хәрби хезмәткә алынганчы Казанда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп ала. Армиядән соң аны янә Казанга күпме генә чакырмасыннар, иҗат өчен нинди генә уңай шартлар вәгъдә итмәсеннәр, ул туган ягына, туган Башкортстанына кайта. Газиз әнкәсен һәм туганнарын да кайгыртырга кирәк була. Бераз туган районы Мәдәният сараенда эшләп алгач, Уфа сәнгать институтына юл тота. Ә аннан инде арытабангы юлы – туп-туры филармониягә.
Республика тамашачылары яшь, сәләтле җырчыны әле Кәтүк-Баганай белән эшләп йөргән чакларыннан ук яхшы хәтерли. Ә Шамил Шәрифҗан улы үзе Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Филүс Гәрәев, Ишмулла Дилмөхәммәтов белән бергә эшләгән елларын аеруча бер җылылык белән искә ала иде.
Аның оештыру сәләтен күреп алып, озак та үтмәстән аны иҗат коллективларының җитәкчесе итеп куя башлыйлар, иҗади азатлык бирергә тырышалар. Аның беренче иҗат җимеше “Яшьләр тавышы” дип аталган программа була. Ул шушы режиссерлык сәләтен арытаба театрлаштырылган “Кич утырганда” фольклор тамашасын әзерләп күрсәтә. Бу программа Башкортстанда гына түгел, күрше Татарстанның күп кенә районнарында, илнең башка өлкә-крайларында да зур уңышка ия була, ә инде режиссер Иршат Сираҗетдинов белән берлектә эшләнгән “Мәхәббәт турында тагын бер тапкыр” дип аталганы Башкортстан филармониясен бөтен тирә-якта шаулата.
1992 елда Шамил Хәмәдинуров башлангычы белән ул вакытта билгелелек яулап килүче оста баянчы Халит Фатыйхов белән берлектә “Ихлас” эстрада төркеме оештырыла. Бу яшьләр коллективы, халык һәм эстрада вокалын берләштереп, халыкка бик якын һәм аңлаешлы темаларга иҗат ителгән, әче сатира һәм миниатюралар театры белән бергә үреп алып барылган нәфис сүз осталыгына өстенлек биреп ота һәм зур популярлык яулый. Бу төркем куйган тамашалар саны буенча башка хезмәттәшләреннән бик күпкә аерылып тора, шуның белән аларны да үз артыннан ияртә, аларга иҗади дәрт һәм стимул бирә.
Күп еллар дәвамында Шамил абый Башкортстан татарларының бай халык авыз иҗатын җыю, өйрәнү һәм башкару белән шөгыльләнде. Репрессия елларында җырланган “Абау, әнкәй, башым авырый” җыры — Чишмә районында, “Багады авылы такмаклары” Бүздәк якларында язып алынган. Башкортстан татарларының “Дранча”, “Дим буе”, “Борай авылы көе”, “Җомга”, “Бакалы көе” җырлары да Шамил Хәмәдинуров репертуарында лаеклы урын ала. Шулай, һәр йөргән-булган якларында халыкның сүз гәүһәрләрен барлый җырчы. Бар булмышын иҗатка, җыр сәнгатенә багышлый.
“Төнге серенада” (А. Габдрахманов музыкасы һәм сүзләре), “Коен” (Р. Газизов, С. Әлибаев), “Миләш туе” (Н. Даутов, Ф. Рәхимкулова), “Җанчишмә” (Д. Хәсәншин, А. Хәлим), “Егет сагышы” (Д. Хәсәншин, Н. Иделбай) кебек җырларны халык, башлыча, Шамил Хәмәдинуров башкаруында ишетеп яратты. Борынгы җырларга мәхәббәте беркайчан да сүрелмәде аның. “Сандугач”, “Тәфтиләү”, “Урман”, “Олы юлның тузаны”, “Колый кантон”, “Асылъяр”, “Хәтирә”, “Шахта”, “Су буйлап” җырлары аның репертуарында хөрмәтле урын биләде.
Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдинова белән бергә башкарган дуэтлары исә республиканың җыр сәнгатендә үзе бер ачыш, балкыш булды. Менә аларның кайберләре: “Тәүге нур”, “Бер яз гына калды”, “Замандаш”, “Мәхәббәт”, “Туган көн вальсы”, “Якты кичләр, назлы хисләр”, “Сау булыгыз!” һ.б.
Тагын бик популяр бер җыр турында бу язмада һич искә алмыйча булмый. Ул – “Бәллүр язмыш”. Аның сүзләренең авторы – республиканың бик күп татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләгән искиткеч педагог, БДУның шул кафедрасы укытучысы, бик күп кызларны үзенә олы абый буларак гашыйк иткән, алай ук булмаса да, күп студенткалар чын мәгънәсендә әтиләре кебек үз, якын, кадерле һәм газиз итеп яраткан, күңелләребезгә “күрәмсең”, “беләмсең” сүзләре белән кереп калган Татарстан мишәре Камил абыебыз Дәүләтшин. Аның сүзләрен көйгә билгеле композитор Фәүзә Гасакирова салган.
Бәллүр, бәллүр, бәллүр язмыш
Чыңлап ватыла.
Ятимлекне насыйп итмә
Балам хакына.
Тәкъдир, тәкъдир, бәллүр түгел —
Үтә күренми.
Әле дә ярый киләчәгең
Алдан беленми.
Бәллүр, бәллүр, бәллүр тамчы —
Балам күзләре.
Мәңгелеккә хәтеремдә
Анам сүзләре
Тәкъдир, тәкъдир, бәллүр түгел —
Үтә күренми.
Әле дә ярый киләчәгең
Алдан беленми.
Бәллүр, бәллүр, бәллүр хәреф
Тәкъдир ташында.
Әй, Тәңерем, салма кайгы
Газиз башыма.
Тәкъдир, тәкъдир, бәллүр түгел —
Үтә күренми.
Әле дә ярый киләчәгең
Алдан беленми...
Кемгә ничектер, әмма миңа шушы җырда Шамил Хәмәдинуровның бөтен булмышы, язмышы чагыладыр кебек...
Шунысы куанычлы: үләр алдыннан булса да 2013 елда Шамил абыйга “халык артисты” дигән исем бирелде...
Тагын шунысы шатлыклы: туган ягы олылады Җырчыны – Мишкә районы Мәдәният сараенда былтыр Шамил Хәмәдинуров исемендәге вокалистлар конкурсы оештырылды. Анда җырчының иҗатын онытмаучы, саклаучы, хөрмәт итүче якташлары гына түгел, тирә-як Аскын, Караидел, Краснокама, Балтач, Борай, хәтта Дәүләкән районнарыннан да, Мәләвез шәһәреннән дә башкаручылар, филармониядә бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты. Алар ике әсәр башкарырга тиеш иде, берсенең исә Шамил Хәмәдинуров репертуарыннан булуы мотлак. Чыгышларны мәртәбәле жюри әгъзалары – Нәфирә Икъсанова, Фәнүнә Сираҗетдинова, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Нефтекама филармониясе солисты Сүрия Гыймалова һәм җырчының кызы Гөлназ Хәмәдинурова бәяләде. Һәм, әйтергә кирәк, жюри әгъзалары билгеләвенчә, аның дәрәҗәсе дә һәвәскәрлек белән чикләнмәде, искиткеч көчле тавышлар залны яңгыратты. Быелгы конкурска, әлбәттә, коронавирус комачаулады. Киләчәктә бу конкурсның район чикләрен үтеп, республика күләмендә үткәрелүен телисе килә.
Мондый талантны, берничә буынның яраткан җырчысы булган шәхесебезнең иҗатын без киләчәк буыннар өчен дә сакларга, аны онытмаска тиеш. Аның иҗади казанышлары республика һәм бөтен ил күләмендә музыка сәнгате абруен яулауга тоемлы өлеш кертте. Һәм моны бәяли белергә кирәк.
Фәнис ГӘРӘЕВ.
(Фотолар гаилә архивыннан).
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Иршат Сираҗетдинов:
“Җырчылар арасында да “туй аты” һәм “йөк аты” була. Соңгылары исәбенә мин Шамил Хәмәдинуровны кертер идем”.
Лилия һәм Халит Фатыйховлар:
“Башкортстанның халык артисты, безнең иҗат һәм гаилә дустыбыз Шамил Хәмәдинуров турында калын-калын китаплар язып булыр иде. Чын кеше, чын дус, чын артист. Үз эшенә бирелгән, үз эшен яратып башкарган, аңа гомер буе тугры калган кеше булды. Без филармониягә эшкә урнашкач та Шамил белән эшли башлаган идек, гомеренең соңгы көненә кадәр бергә булдык. Шуңа Шамилебезне бигрәкләр дә нык юксынабыз.
Без аңа бик зур рәхмәтлебез, чөнки аның җитәкчелегендә бик озак еллар эшләдек, бөтен авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичердек. Ул изге, ярдәмчел кеше булды, “юк” дигән сүз аның лексиконында бөтенләй булмады. Без аның белән бергә эшләп күтәрелдек, зур исемнәргә ия булдык. Бик тә тугры гаилә дустыбыз булды ул. Шамилебез әле дә исән, чөнки һәрвакыт безнең белән яши дип уйлаячакбыз, шулай дип яшәячәкбез”.
Нәфирә Икъсанова, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният хезмәткәре, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбленең художество җитәкчесе:
“Шамил Хәмәдинуров искиткеч талант иясе генә түгел, ә башка җырчылар алынырга да курыккан,”тарта алмаган” катлаулы әсәрләрне дә башкарырга алына иде. Чын-чыннан эшсөяр, һәр эшен җиренә җиткерә торган олы шәхес булды ул!”.