Сибай концерт-театр берләшмәсендә "Наследие" яңа музыкаль спектакле өстендә эш башланды.
Аны филармония һәм «Сулпан» балалар театры артистлары куя.
"Премьера быел көз көтелә, - диделәр спектакльне оештыручылар "Башинформ" агентлыгына. - Төрле музыкаль-сәхнә жанрлары, музыкаль стильләр катнашкан әлеге спектакль тамашачылар өчен ачыш булыр һәм якты мизгелләр бүләк итәр дип өметләнәбез".
Куелыш өстендә Уфа шәһәреннән чакырылган иҗат төркеме эшли: сценарий авторы - Миләүшә Каһарманова, режиссер-куючы - Башкортстанның атказанган артисткасы Чулпан Әскарова, костюмнар буенча рәссам - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова. Сценограф - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Бөтенрусия милли театр премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены иясе Альберт Нестеров, композитор - республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф - Александр Родионов.
Постановка «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: bashinform.ru