Чакмагышта туган төбәкне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Тарихны, ата-бабадан калган рухи мирасны белү, өйрәнү һәркемнең изге бурычыдыр, дип уйлыйм. Шәхсән миндә тарих белән кызыксыну, бу өлкәдә белемне камилләштерүгә омтылыш, тарихи китаплар, энциклопедияләр һәм әсәрләр өйрәнү теләге мәктәп елларында ук барлыкка килде. Кызыксыну чаткысын кабызучы, серле тарих дөньясына юл күрсәтүче беренче тарих укытучым Ләйсән апа Кинҗәкәевага, абыем, республикабызның танылган археологы, тарих фәннәре кандидаты Айдар Яминовка бик рәхмәтлемен. Соңгы чорда туган як тарихын музейларга барып өйрәнә башладым.
Безнең данлыклы, 90 еллык чагу һәм бай тарихлы район легендар, күренекле шәхесләрнең туган төяге. Уңган кешеләр яшәгән төбәктә Чакмагыш туган якны өйрәнү музееның матур итеп эшләп килүе дә очраклы түгел. Музей бинасы пөхтә итеп заманча җиһазландырылган. Анда район халкының шәхси коллекцияләреннән һәм археология белгечләре тапкан, хәзинәләргә тиңләрлек “Гамә-ли сәнгать һәм этнография әйберләре”, “Нумизматика әйберләре”, “Минералогик коллекция”, “Документлар”, “Фотосурәтләр һәм негативлар”, “Палеонтология әйбер-ләре” коллекцияләре һәм “Туган як табигате”, “Район тарихы”, “Советлар Союзыннан соң тарих һәм хәзерге заман” тематикаларына багышланган экспозицияләр, төрле форматтагы күргәзмәләр эшләп килә. Бу экспозицияләр районыбыз, республикабыз, илебез җәмәгатьчелеген генә түгел, хәтта чит ил гражданнарын да үзенә җәлеп итеп, төрле экскурсияләр үткәрелә. Бу җәһәттән музей директоры, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, философия фәннәре кандидаты, В. Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты, Айдар Басыйров, методист Фәнә Хаҗиева, кече фәнни хезмәткәр Ләйсән Хәлимова зур тырышлык салалар.
Музей каршында Башкортстан крайны өйрәнүчеләр җәмгыятенең район бүлекчәсе уңышлы эшләп килә.
— Аның рәисе – мин, актив әгъзалары – Марат Ахунов, Илдус Габдуллин, Хәйдәр Басыйров, Денис Мансуров, Рамил Хәбиров, Ринат Мостафин, Риндант Бакиров, Рәзифә Сәхапова, Рөстәм Кашаев, Роберт Галиев һәм башкалар, – диде Айдар абый Басыйров күптән түгел очрашуыбызда.
Районыбыз музее тарихына килгәндә, аны туган ягыбызны өйрәнүче, райондашларыбыз тарафыннан олуг хөрмәткә лаек Григорий Кондратьевич Воробьёв Чакмагышның Пионерлар йортында үзе туплаган шәхси коллек-циядән оештырып җибәрә, ул вакытта әле музеебыз җәмәгать башлангычында гына эшли. Бүген районыбыз музее мәдәният бүлегенең структур подразделениесе сыйфатында эшләп килә. Аның белән чын-чыннан горурланырлык, ә инде Айдар абыйның эш кабинетындагы “Дан стенасы” соклангыч.
— Безнең музейның берничә могҗизасы — хәзинәсе бар дияр идем. Шуларның берсе — Иске Калмаш авыл Советы биләмәсенә караучы Болгар авылы янәшәсендә урнашкан, V-IX гасырларда булган, җир астында күмелеп калган “Кала-Тау” крепостенда казынулар вакытында табып алынган Киммерийский котёл. 2нчесе — (урта гасырлардан калган) кабер ташы, 3нчесе — легендар, курку белмәс якташыбыз, дивизия командиры, Русиянең хәрби эшлеклесе, Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Совет-Финляндия һәм Бөек Ватан сугышы яугире, Георгий тәресенең тулы кавалеры, Югары Аташ авылы егете Әхтәм Бәхтизинның кылычы һәм будёновкасы. Шулай ук музеебызның горурлыгы — йорт һәм кыргый хайваннарның, кошларның сыннары, алар белән бигрәк тә мәктәп укучылары, балалар кызыксына, — ди Айдар Басыйров.
Музейда “Әфганстан — безнең хәтер һәм кайгы” бүлегендәге экспонатлар, фотосурәтләр белән дә таныштым. Шулай ук, Башкорт-станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, остазым Рәзифә Сәхапованың да китапларын, күренекле якташым, медицина фәннәре кандидаты, профессор, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Мәҗит Нартайлаковның 60 яшьлек күркәм юбилеена багышланган күргәзмәне дә карадым. Үз чиратымда мин дә картәтием, танылган язучы һәм шагыйрь Әгъдәл Низаевның тарихи “Без кичергән кырыс заман” китабын музеебызга бүләк иттем.
Минем нәсел тамырлары үрнәкле Үрнәк авыл Советы биләмәсенә, ямьле табигатьле, талантлы, билгеле шәхес-ләре, эшсөяр, кунакчыл, киң күңелле, күпләп суган үстергән, “усал” халкы белән дан казанган Аблай якларына, Низаевлар нәселенә барып тоташа. Шуңа күрә дә Аблай авылына да юл алдым. Монда туган якны өйрәнүче ике музей бар. Берсе урта мәктәптә оештырылган. Анда материаллар туплауда укытучылар да, укучылар да бик күп көч салган. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның фотосурәтләре белән стенд, туганнары биргән орден-медальләр, алар турында язмалар, сугыштан килгән хатлар бар. Күренекле күз табибы, профессор Габдулла Кодаяровның, якташ язучыбыз Әкрам ага Вәлиевның куен дәфтәрләре, ручка, күзлек һәм башка экспонатлар урын алган.
Икенче музей 1986 елда мәдәният йортында Рамил Хәбиров башлангычы белән оештырыла. Монда мин безнең гаиләбезгә багышланган материаллар саклануына, картәтием, очлы каләмле журналист, язмыш сынауларын кыю ерып барган заманыбыз Корчагины булган Әгъдәл Әхмәтсафа улын да олуг хөрмәт белән искә алып, нурлы иҗатына карата битараф булмауларына бик шатландым.
2002 елдан музей авыл китапханәсендә урнашу сәбәпле, аны яңа материаллар белән тулыландыруны Аблай авылы әйдәүче китапханәчесе Рәзифә Арсланова үз өстенә ала һәм бу эшне әле дә лаеклы, матур итеп башкара. Анда бик бай материал тупланган. Алгы планда салам түбәле йорт, аның эчендә ата-бабаларыбыз кулланган эш һәм йорт кирәк-яраклары, кулдан сугылган палас, күз нурларын түгеп чиккән сөлгеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышланган “Даны калды туган илендә” дигән стенд, ветераннар турында “Онытырлык түгел үткәннәр”, “Ветераннар юлы — маяк ул”, “Гасырларга кергән батырлык” дигән альбомнар һәм тематик папкалар. “Якташ язучылар”, “Авылымның күренекле шәхесләре”, “Батыр яугир Салават”, “Күңелем бизәкләре”, “Шәҗәрәләр” почмаклары булдырылган. Туган якны өйрәнү музеенда укучылар, килгән кунаклар өчен тематик экскурсиялар һәрдаим оештырылып тора.
Менә шулай Чакмагыш районы җәмәгатьчелеге тарихыбызны саклый, аны буыннан-буынга тапшыра. Ата-бабаларыбыздан килгән тарихны саклау-яклау без — яшь буын вәкилләренең изге бурычы ул!
Юлай НИЗАЕВ,
“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы.