+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2020, 05:40

Монда тарих үзе яши

Миякә районының Әнәч урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңартылган музей ачылды.

Миякә районының Әнәч урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңартылган музей ачылды.

Музейлар безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Чөнки алар — узган чорның тарихи истәлеген һәм мирасын ышанычлы саклаучылар. Миякә районында да бу юнәлештә бихисап эшләр башкарыла. Күптән түгел Әнәч урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә рекон­струк­циядән соң музей ачылды.

Бу музейда берничә экспозиция тәкъдим ителгән. Стендларда Миякәбаш авылы биләмәсе һәм Әнәч авылы барлыкка килү турында мәгълүмат табарга була. Тагын бер экспозиция белем йортының үткәне “Мәктәп тарихы, шәхесләр, даталар”, “Директорлык – ул сәнгать”, “Һәркемнең язмышында... мәктәп” һәм башка стендларда күрсәтелгән. Аларда атказанган укытучыларның, сыйныф җитәкчеләренең укучыларының фото-рәсемнәрен һәм мәктәп тормышындагы мөһим вакыйгаларны күрергә мөмкин. Музей экспонатлары арасында, шулай ук, авыл көнкүреше әйберләре, агач эшләнмәләр, савыт-саба да урын алган.
Иң мөһим экспозицияләрнең берсе Бөек Ватан сугышына багышланган. Бу стендта якташ яугирләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән. Экспонатлар арасында сугыш чоры кораллары элементлары, солдатларның шәхси әйберләре генә түгел, медальләр һәм бүләкләр дә бар. Бу бүлектәге мәгълүматларны җыюда, барлауда Әнәч авылы китапханәчесе Әминә Каюмова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хәмидуллина күп тырышлык салганнар. Шулай ук музейда космонавт, очучы-сынаучы Урал Солтановның шәхси киеме дә куелган.
— Бу музейны ачуга бик күпләр көч салды.
Тирән хөрмәтебезне район хакимиятенә, туган авылын онытмаган, һәрдаим ярдәм иткән авылдашларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Варис Каләмов, Милс Кадыйров, Фаил Җиһаншин, Фәнил Фәхретдинов, Илгиз Яһүдин, Мозафар Саррахов, Алмас Исмәгыйлев белән берлектә бу зур эшне башкарып чыга алдык, — диде мәктәп директоры Светлана Җамалетдинова.
Светлана Фәрит кызы әйтүенчә, ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләре бу музейга гына сыймый. Шуңа күрә, озакламый өстәмә бүлмә ачарга җыеналар.
Әйе, монда үз илен, үз тарихын яратучы, хөрмәт итүче кешеләр яши һәм эшли. Без киләчәк буынга үз тарихыбызны үзебез саклап, яклап, менә шулай тапшырырга
бурычлыбыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.
Читайте нас