+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 Сентября 2020, 12:50

Шигырь яратсаң, яр буенда очрашырбыз

Күпсанлы сораулар буенча Уфада кабат Шигырь кичәсе узачак.

Күпсанлы сораулар буенча Уфада кабат Шигырь кичәсе узачак.

Бүген Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә шигырь яратучыларны әдәбият кичәсенә чакыра.

Танылган язучылар, шагыйрьләр һәм актерлар: Салават Әбүзәр - С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрьләр Халисә Мөхәммәдиева, Луиза Киреева, Александр Хватков, Нурлан Ганиев, Башкорт академия драма театры артисты Айдар Шәмсетдинов катнаша.

Шигъри кичә «Ачык микрофон» форматында узачак, теләгән һәркем үзенең шигъри талантын шәһәрнең яңа яр буенда күрсәтә алачак.

Шигырь кичәсе яңа талантларны һәм аларның иҗади потенциалын ачу, Уфа халкының һәм кунакларының уңай кәефен саклау максатында үткәрелә.

Чара Башкортстан Язучылар берлеге, Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә белән берлектә республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Башлана 19:00 сәгатьтә.

Фото: topparki.ru


Читайте нас