+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2020, 10:25

"Таганок отряды" берьюлы өч призга лаек булган

Башкорт кинорежиссеры Айнур Әскаровның «Таганок отряды» фильмы IX Мәскәү кинофестивалендә берьюлы өч призга - "Тулы метражлы уен киносы" номинациясендә II урынга, «Иң яхшы актерлар ансамбле» дипломы һәм Мәскәү шәһәре Думасы бүләгенә - лаек булды.

"Яшәрбез" кинофестивале - Русия киносының әйдәп баручы чараларының берсе. Кинофестиваль кысаларында тамашачылар өчен уңайлы мәйданчыкларда төрле жанрдагы иң яхшы эшләрне күрсәтү бара. Программага 31 фильм кергән, шуларның 11е өчен бу - премьера.
Айнур Әскаровның фильмы М. Кәрим повесте буенча төшерелгән һәм Русиядә прокатка әзерләнә. «Таганок отряды» фильмының премьерасы 2019 елда Уфаның «Родина» кинотеатрында Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан күрсәтелде.
Фильм Башкортстан Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе ярдәме белән «Аскарфильм» студиясе тарафыннан төшерелде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас