Узган якшәмбедә XIV “Русия җырлары” Бөтенрусия фестиваль-марафонын Туймазы районы кабул итеп алды.
Шәһәрнең Октябрь мәйданындагы сәхнәдә Русиянең халык артисты Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Урыс җыры” Мәскәү дәүләт академия театры артистлары, шулай ук кунак коллективлар һәм солистлар белән берлектә Башкортстан исеменнән "Аргымак" этно-төркеме чыгыш ясады.
Марафон-фестивальдә Туймазы районының һәм шәһәренең иҗат коллективлары дәррәү катнашты. Алар: “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле, Туймазы музыка мәктәбенең курайчылар һәм скрипкачылар үрнәкле ансамбле, музыка мәктәбе укытучыларының “Родная песня” хоры, “Җидегән йолдыз” татар халык вокал ансамбле, “Сеспель” чуваш фольклор ансамбле.
Фестивальнең прологында “Урыс җыры” ансамбле белән район коллективлары чыгыш ясады. Аннары Русиянең халык артисты Надежда Бабкина тамашачыларга мөрәҗәгать итте. Сәхнәдә профессионаллар һәм үзешчәннәр башкаруында чагу фольклор номерлары бер-берсен алмаштырып торды.
Чараның ахырында Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов кунакларга һәм фестивальдә катнашучырага рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Дәртле чыгышлар,халыкның күтәренке кәефе, кояшлы матур көн – боларның барысы да тамашачыларда да, сәхнәдәгеләрдә дә искиткеч бердәм рух тудырды. Русия халыклары мәдәниятләренең бер бөтенгә укмашуы – Ватаныбыз – Русиянең көче һәм куәте нәкъ шунда.
Фото: "Родина" район Мәдәният сараеның "ВКонтакте" челтәрендәге төркеменнән.