+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2020, 13:10

"Без берләшергә тиеш!"

Бөтенрусия җыр фестиваль-марафонын оештыручы Надежда Бабкина шуны максат итеп алган.Башкортстанда зур уңыш белән Русиянең халык артисты Надежда Бабкина җитәкчелегендәге "Русия җырлары" XIV Бөтенрусия фестиваль-марафоны уза.

Бөтенрусия җыр фестиваль-марафонын оештыручы Надежда Бабкина шуны максат итеп алган.
Башкортстанда зур уңыш белән Русиянең халык артисты Надежда Бабкина җитәкчелегендәге "Русия җырлары" XIV Бөтенрусия фестиваль-марафоны уза.


Бу мәдәни-сәяси акция кысаларында төбәкнең төрле шәһәр һәм районнарында, Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл, Дүртөйле, Туймазы, Октябрьский, Дәүләкән, Күмертау, Уфа, Ишембай һәм Кырмыскалыда ачык һавада концертлар планлаштырылган иде. Аларның күбесе узды да инде. Барлыкконцертлар да күп халык җыеп, әлегә 40 меңнән артык кешене берләштерде. Бүген, 9 сентябрьдә, фестиваль-марафонны Ишембай кабул итә.
Шулай ук, Надежда Бабкинаның "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивалендә дә катнашуы көтелә. 11 сентябрьдә Надежда Георгиевна белән "Русская песня" ансамбле "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрында фестивальне ачачак.
Бу хакта җырчы бүген "Торатау"да узган матбугат конференциясендә белдерде.
Надежда Бабкина Уфага беренче тапкыр гына килмәвен һәм шәһәрне, республиканы бик ошатуын әйтте. Узган килүендә ул мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән милли киемнәрдә янәшә йөреп тәэсирләнсә, бу юлы нефть чыгару корылмаларына, халыкның тәрбияле булуына, киңкүңеллелегенә сокланып йөргән.
Коронавирус таралуга бәйле чикләүләрдән соң бу беренче зур проект булса кирәк. "Концертларымда күп кеше җыелып, чир таралырга юл куелыр, дип курыкмыйм, - дип уртаклашты Бабкина. - Һәркем саклану чараларын үзе күрә". Әйткәндәй, ул үзе коронавирустан бик каты чирләп, үлем тырнагыннан чак котылуын әйтте. Шуңа март аена планлаштырылган юбилей чараларын да сентябрь ахырына күчергән.
Русия халыкларын, мәдәниятләрен берләштерү максатында оештырылган фестиваль-марафонда илнең төрле төбәкләреннән фольклор башкаручылар катнаша. Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге - чакырылган кунаклар белән бергә урындагы башкаручылар да чыгыш ясый.
Традицион рәвештә, тамашачылар "Русская песня" Мәскәү академия театры артистлары белән очрашты. Шулай ук, Краснодар шәһәреннән "Криница" казак җыры дәүләт ансамбле, Саранск шәһәреннән "Мерема" этнография фольклор студиясе һәм башкалар, Башкортстан исеменнән "Аргымак" этно-рок төркеме чыгыш ясый.
Фото: Айгөл Юлъякшина
Читайте нас