+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2020, 16:55

“Евразия йөрәге” фестивале вакытында транспорт хәрәкәте үзгәрәчәк

11-12 сентябрьдә, Уфада “Евразия йөрәге” V халыкара фестивале узган вакытта, бәйрәм чаралары кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү өчен җәмәгать транспортының өстәмә берәмлекләре хәрәкәте оештырылачак.

11-12 сентябрьдә, Уфада “Евразия йөрәге” V халыкара фестивале узган вакытта, бәйрәм чаралары кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү өчен җәмәгать транспортының өстәмә берәмлекләре хәрәкәте оештырылачак.

Аерым алганда, тантаналы чаралардан соң, “Башавтотранс” предприятиесенең 40 автобусы һәм дәүләт милкендә булмаган 110 автобус халыкны таратырга әзер торачак.
Бу транспорт чаралары пассажирларны Дим бистәсенә, Инорска, Затонга, Сипайловога, Яшел чаукалыкка, Черниковкага кадәр илтәчәк.
Маршрутларның башлангыч ноктасы – Гафури скверы (Пушкин урамы буенча).
Шулай ук, 11-13 сентябрьдә, фестиваль үткән вакытта, Уфаның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк.
11 сентябрьнең төнге 12 сәгатеннән 12 сентябрьнең 01.00 сәгатенә кадәр, 12 сентябрьнең төнге 12 сәгатеннән 13 сентябрьнең 01.00 сәгатенә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәгечә чикләнәчәк:
- Зәки Вәлиди урамы буйлап Гафури урамыннан Аксаков урамына кадәр;
- Гафури урамы буйлап Свердлов урамыннан Пятигорская урамына кадәр;
- Пушкин урамы буйлап Гафури урамыннан Аксаков урамына кадәр;
- Аксаков урамы буйлап Зәки Вәлиди урамыннан Пушкин урамына кадәр;
- “Ватан” паркына төшү урыны.
Шулай ук, 11 сентябрьнең төнге 12.00 сәгатеннән 13 сентябрьнең 01.00 сәгатенә кадәр “Торатау” конгресс-холлы алдындагы автотранспорт парковкасы ябык булачак.
Фото:ufacity.info
Читайте нас