+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2020, 14:11

Милли кием республика имиджын яңа яктан үстерергә мөмкин!

11 сентябрьдә Башкортстанда Милли кием көне билгеләнәчәк. Шул уңайдан “Башинформ” мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Ләйлә Аралбаева Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, тарих, археология һәм этнография буенча фәнни совет рәисе, тарих фәннәре докторы Айтуган Акманов белән сөйләште.

Сөйләшү барышында Айтуган Ирек улы мондый көннең рәсми рәвештә теркәлүен бик мөһим вакыйга булуын билгеләде. Бу республикадагы халыклар дуслыгына һәм тотрыклы үсешкә ярдәм итәчәк.

“Безнең як кешеләре өс киемнәренең бай бизәкле, зәвыклы булуы белән республика имиджын яңа яктан үстерергә мөмкин. Әлегәчә без Башкортстан халыклары гореф-гадәтләренең этнографик сюжетларын аз рекламалыйбыз”, - дигән фикердә галим.

Шулай ук, Айтуган Акманов үз гаиләсендә милли киемгә булган мөнәсәбәт, милли кием нигезендә тегелгән рәсми кием, башкорт милли киемен фәнни өйрәнү, бүгенге югары уку йортларында милли киемне өйрәнүгә бүленгән игътибар турында сөйләде һәм башка сорауларга җавап бирде.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас