Архив эшләре буенча идарә белән Башкортстанның милли архивы виртуаль күргәзмә әзерләгән. Ул “Башкортстанның милли архивы фондларында милли кием тарихы буенча документлар” дип атала.
Башкортстанның күпмилләтле халкының XVIII гасырның икенче яртысыннан алып ХХ гасырга кадәр вакытны үз эченә алган тарихы буенча документлар Башкортстанның милли архивында саклана. Алар арасында халыкларның милли киемнәре тарихына кагылышлы материаллар да бар.
“Милли кием – гади генә кием түгел, ул халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвеше. Ул, аерым милләтнең чагу билгесе булып, үткәннәрнең мәдәни-рухи мирасын сакларга ярдәм итә”, - ди күргәзмәне оештыручылар.
Виртуаль күргәзмә ил үсеше тарихының өч чорына кагылачак: 1917 елга кадәр, совет чоры (1917-91), совет чорыннан соңгы вакыт (1991 елдан соң).
Күргәзмә В.М. Черемшанскийның “Ырымбур губернасын этнографик, хуҗалык-статистика һәм сәнәгать мөнәсәбәтләре аша тасвирлау ” дип аталган монографиясенең (1859 ел) беренче бите белән ачыла. Бу китапта “Русия халыклары” альбомыннан рәсемнәр иллюстрация буларак кулланылган.
Совет чоры материаллары СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәковның авылдашлары белән төшкән (Белорет районы, Ассы авылы), “Нур” татар театры труппасының һәм башка фоторәсемнәрдән тупланган.
Совет заманыннан соңгы чорга караган милли киемнәр белән Башкортстанда яшәгән кешеләр аша танышып булачак. Алар арасында урыслар, башкортлар, татарлар, украиннар, чувашлар, марилар, мордвалар, латышлар, немецлар бар.
2019 елның июнендә “Евразия йөрәге” халыкара фестивале кысаларында Салават Юлаев мәйданында Русиянең яңа рекорды теркәлде: “Милли киемнәрдә иң күп халык катнашлыгында оештырылган спираль әйлән-бәйлән”. Күргәзмә шушы чарадан фоторәсемнәр белән тәмамлана.