Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова инстаграмда яшь чагында булган кызыклы вакыйга турында язган.
Җырчы 16 яшьтә күрше Ютазы районының Олыяз авылына кунакка барган. Шунда кызыклы хәлгә тарыган.
"Кунакка иң матур туфлине, өр-яңа күлмәгемне киеп бардым. Туфлине бик яратып алдык, алганда әни 22 сум акчасын җәлләмәде, тик "кая гына киярсең инде", диде. Ап-ак, биек үкчәле платформадагы туфлиемне кулымда “алтын кош” тоткандай кутәреп кайттым. Әй матур, биек үкчәле туфли, кайсы кызның киясе килмәсен?! Билгеле, районга, шәһәргә барганда киеп була инде, авыл урамыннан йөри торган түгел андый матурлык белән.
Киттем кунакка! Чыктык клубка! Бер егет озата килде. Капка төбенә кадәр сөйләшеп кайттым. Кайтып җиткәнче теге егет ошамый башлады. Нигәдер ошамады инде, белмим! Башыма “ничек кереп качарга”, дигән корт керде. Күп уйлап тормадым, тәти күлмәгем, биек үкчәм белән эскәмиягә менеп бастым да, койма аркылы бакчага сикереп төштем дә... Егылдым! Егылып кына калмадым, күлмәк итәгемне кире кимәслек итеп ерттым, туфлинең эләктергечен өздем.
Утырып елардай хәлдә калдым! Качтым, имеш! Күлмәк белән кем койма аша сикерә инде?! Соңыннан, вакыт узгач, үземә бу кыю эшем бер дә ошамады. Ә ул вакытта, капка төбендә, шул егет белән үбешеп, әкрен генә кереп китсәм, ни була иде инде!? Юк шул, мин бит тыйнак кунак кызы! Ярамый, “лучше” качарга кирәк!
P.S. Үбешә белми идем, шуңа качтым! Миннән кызларга лайфхак”, - дип язган Зәйнәп ханым.
Фото: almet-rt.ru